Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бакуда Муса Җәлилгә багышланган китап дөнья күрде
Бакуда Муса Җәлилгә багышланган китап дөнья күрде

Бакуда Муса Җәлилгә багышланган китап дөнья күрде

Бакуда Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган китап дөнья күрде.

Бу китапны әзерләгәндә күренекле татар язучысы Рафаэль Мостафинның Татар китап нәшриятында дөнья күргән «Кызыл ромашка: шагыйрь-каһарман Муса Җәлил турында хикәяләр» («Красная ромашка: рассказы о поэте-герое Мусе Джалиле»; Татарское книжное издательство, Казан, 2004) китабында тупланган биографик материаллар файдаланылды.

Рафаэль Мостафин (1931–2011) Муса Җәлилнең тормышын, иҗатын һәм каһарманлык елъязмасын өйрәнүгә багышланган күпьеллык хезмәтләре белән танылган күренекле язучы һәм тикшеренүче иде.

Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан әзерләнгән әлеге басманың дөнья күрүендә аның әлеге хезмәте төп чыганакларның һәм илһам чыганакларының берсе булды.

Игътибарга лаек тагын бер факт: быел Рафаэль Мостафинның тууына 95 ел, вафатына исә 15 ел тула.

Муса Җәлилнең дә, Рафаэль Мостафинның да рухлары шат булсын!

Чыганак: ТР Язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*