ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районында татар теле интенсивы үткәреләчәк
Балтач районында татар теле интенсивы үткәреләчәк

Балтач районында татар теле интенсивы үткәреләчәк

Татарстанның Балтач районы Норма татар авылында тел интенсивы оештырылачак. Аны  «Миллиард.Татар» һәм «Тарихлы сәяхәтләр» проектлары үткәрә. Интенсив 2026 елның 3 июленнән 5 июленә кадәр узачак.

Интенсивның төп үзенчәлеге – профессор, полиглот һәм татар телен мөстәкыйль үзләштергән белгеч Алексей Арзамазов белән дәресләр.

Укудан тыш, катнашучыларны авыл тормышы белән танышу көтә: кунаклар җирле халык йортларында яшәячәк. Программага шулай ук мәдәни чаралар да кертелгән.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*