tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачларга барып, сокланып кайттык     
Балтачларга барып, сокланып кайттык     

Балтачларга барып, сокланып кайттык     

Балтач районы Татарстанның иң төньягында, Казан артында Шушма елгасы буенда урнашкан. Территориясе 1094 кв. км тәшкил итә. Киров өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы белән чикләшә. Күршеләре – Арча, Саба һәм Кукмара районнары. Үзәге – Балтач, шәһәр тибындагы поселок.

Халкы – 34 меңнән артык, шуның 85%ы – татар, 12%ы – удмурт, уннан артык милләт вәкиле үзара дус-тату яши. Шушы халыкның 8 меңе район үзәгенә туры килә.

Балтач районында 77 торак пункт (51 татар, 25 удмурт, 1 мари авылы), алар 17 авыл җирлегенә берләшкән. Авыл халкы шәхси хуҗалыкларында йорт-җиргә берегеп, терлек асрап, сөтен, итен сатып көн күрә, гаиләләре белән эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләре дә байтак.

Балтач – республикада бердәнбер чиста авыл хуҗалыгы төбәге. Биредә 20 күмәк, 50 фермер хуҗалыгы терлекчелек, игенчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Районда 14 урта, 7 төп, 16 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 20 балалар бакчасы, 3 өстәмә белем бирү оешмасы, Арча аграр-промышленность һөнәр көллияте филиалы балаларга белем һәм тәрбия бирә.

Барлык авылларга табигый газ кертелгән, аларны район үзәге, Казан белән заманча асфальт юллар тоташтыра.

31 майда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Балтач муниципаль районының  җирле ак калфакчылар бүлекчәсе белән берлектә  “Үткәннәрне барлап, туган җирне зурлап, киләчәккә күпер салабыз!” исеме астында күчмә утырыш уздырды. Әлеге чарада “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Россия регионнарыннан, Татарстанның төрле районнарыннан килгән, татар теле, милләтебез, аның язмышы өчен янып-көеп яшәүче 100гә якын ак калфаклы ханым катнашты. Бу очрашуның төп максаты – шушы җирлектәге гореф-гадәтләр, йолалар, берничә авылның бүгенге тормышы-көнкүреше, танылган шәхесләре, хезмәт сөючән, булдыклы гаиләләре, оста куллы һөнәрчеләре белән танышу иде.

Тамырында татарның «балта» сүзе булган районның гербында да тәпиләренә балта тоткан аю сурәтләнгән. Аю – көч һәм хезмәт сөючәнлек билгесе. “Таш өстендә гөлләр үстерердәй кешеләрең синең, Балтачым…” дип язган танылган шагыйрь Мидхәт Миншин үзенең шигырьләренең берсендә. Без дә бу зур чарада катнашып, әлеге шигъри юлларның дөреслегенә инанып, әлеге якларның гаҗәеп матур табигатенә сокланып, балтачлыларның районнары, туган авыллары белән чиксез горурлануын тоеп-ишетеп,  кунакчыллыгын, тырышлыгын, уңганлыгын, бердәмлеген һәм мул тормышлы булып яшәвен үз күзебез белән күреп кайттык.

Балтач

Мәркәзебез Казаннан 105 чакрым ераклыкта урнашкан Балтач ягына иртәнге сәгать биштә юнәлдек. 2 сәгатькә сузылган юлыбыз бер дә ялыктыргыч булмады: берәүләр күптәнге танышларын очратып, үзара җылы аралашты, кайбер аккалфакчы ханымнар Кадрия Раесовнаның тәкъдиме буенча, чиратлашып үз җирле бүлекчәләренең эшчәнлеге белән таныштыра барды, шулай итеп Балтач районы чигенә килеп җиткәнебезне сизми дә калдык.

Безне биредә халкыбызның милли ризыгы чәкчәк, күмәч, якты йөз, гармунда татар көйләрен уйнап, матур итеп каршы алдылар. Көн болытлы, яңгыр сибәләп торуга карамастан, безгә карата булган яхшы мөгамәләдән күңелләр җылынып, кәефләр күтәрелеп китте. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов кунакларны сәламләгәннән соң, кабат автобуска  кереп урнаштык һәм район үзәгенә таба юл тоттык.

Балтачтагы беренче тукталыш – Үзәк мәчет, монда безне Рамил хәзрәт Бикбаев каршы алды. Әлеге Аллаһы йортында “Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге Казан мәдрәсәсе бүлекчәсе теләгән кешегә дини белем бирә. Рамил хәзрәт сүзләренчә, Балтач районында 44 мәчет эшләп килә һәм  һәрбересендә шушы җирлектән булган  дин әһелләре хезмәт итә, яктан килгән бер генә кеше дә юк.

Мәчет белән танышуыбыз “Мәгърифәт мәркәзе”ннән һәм биредә урын алган музейдан башланды. Исеме җисеменә туры килгәндәй, “мәркәзнең” эшчәнлеге нәкъ менә шушы исемне аклауга багышланган, ул чынлап та мәгърифәт нуры чәчә. Якты, матур бүлмәдә иң элек безне биредәге “Әс-сәләм” тәрбия үзәгендә шөгыльләнүче нәни балалар саф татар, инглиз һәм гарәп телендә сәламләде, ә инде малайларның камил итеп Коръән сүрәләре укулары, кыз баланың ихластан дога кылуы барыбызны да шаккатырды.

Музейда Балтач җирлегенең дини тарихын, үткәнен чагылдырган бик күп уникаль экспонатлар, Балтач имамнары, аларның нәселләре турында кызыклы мәгълүмат тупланган. Монда балалар өчен фотосенсорлы панель урнаштырылган, аның ярдәмендә төрле уку-танып белү уеннарын һавада бармак белән ишарәләп уйнап була.

Рухи-мәгърифәтчелек үзәгендә ун елдан артык инде “Милли хәзинә” остаханәсе эшли. Берничә ел элек грант акчасына яңа тегү машиналары сатып алганнар. Биредә  хатын-кызлар милли күлмәкләр, изүләр, татар бизәкләре белән хәситәләр тегә, чигү чигә һәм  милләтебезгә хас булган тагын бик күп төрле кул эшләре белән шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, оста куллы ханымнар һәрберебезгә күңел җылысын кушып теккән, күз явын алырдай бик матур изүләр бүләк итте.

Кыскасы, биредә сабый балалардан алып, өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр төрле яклап белем бирелүе, заманча технологияләргә корылган бай музей, остаханәнең эшчәнлеге – барыбызда да зур кызыксыну уятты.

Норма

Мәчет ашханәсендә иртәнге аш белән тамак ялгап алгач, чараның  программасы кысаларында планлаштырылган беренче авыл – Нормага киттек. Темадан бераз тайпылып, шуны да әйтәсе килә, Балтач районының тигез, төзек юлларыннан бару шундый рәхәт булды ки, балтачлыларга ак көнләшү белән көнләшеп тә куйдык хәтта. Безнең Нижгар, аеруча да Сергач, Пильна яклары М12 трассасын төзү башланганнан бирле мондый юллар күргән юк! Авыллар аша узганда да йортларның төзеклеге, милли бизәкле тәрәзә өлгеләре, капкалары күзләрне сөендерә, асфальтка төренгән урамнарының, чүп-чар ташлый торган контейнерларның тирә-ягындагы чисталыгы сокланырга мәҗбүр итә.

Күз ачып йомганчы, Норманың “Тургай” балалар бакчасына килеп җиттек. Ике катлы бинада урнашкан катнаш төрдәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе әле ике ел элек  кенә ачылган. Бүгенге көндә бакчага 115 бала йөри. 16 педагогтан торган коллектив ата-аналар белән бердәм булып, аларны халкыбызның милли һәм рухи хәзинәләре үрнәгендә үстерә, һәрбересенең сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итүдә күпкырлы эшчәнлек алып бара.

Кунаклар өчен бакчада “Әти-әни, мин – алтын куллы гаилә” девизы астында бик матур чара оештырылган иде. Коеп диярлек яуган яңгыр астында балалар күңелле “Печән чабу һәм җыю” күренешен сәхнәләштерде, типтереп биеде. Әти-әниләр ярдәме белән хезмәт тәрбиясе бирү үрнәкләрен – сепараторда сөт аерту, махсус җиһаз ярдәмендә бал аеру, он тарттыру, йон эрләүне күрсәтте, оста итеп мунча бинеге бәйләде, килгән кунакларны файдалы үлән чәйләре белән сыйлады. Төрле һөнәрләр белән таныштыруны биредә кече яшьтән башлыйлар. Шушы максат белән бакча ишегалдында төрле хезмәт ияләренең манекеннарын булдырганнар. Бакча һәм аның искиткеч батыр, тапкыр  тәрбияләнүчеләре белән саубуллашып, чираттагы авылга кузгалдык.

Кариле

Кариле дә һәр яктан уңган-булган кешеләре, оста һөнәрчеләре һәм нәсел дәвамчылары  белән дан тота. Кунаклар килә дигәч тә, авылның яше-карты  бәйрәмчә киенеп-ясанып, аларны каршы алырга чыккан. Ерактан ук “Хуш килдегез!” – дип безне урам тулы ачык йөзле, киң күңелле кешеләр каршы алды.

Биредә без ун бала тәрбияләп үстергән Галиевлар гаиләсе белән таныштык. Искитмәле, шушы балаларның тугызы  туган авылларында төпләнеп калган, һәркайсы үзенә йорт төзеп, гаиләләре белән шунда яшәп көн күрә.

Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Камаловлар гаиләсендә дүрт буын вәкиле башкаларга үрнәк булып яши.  Бу нәселдән чыккан бөтен кешеләр читекче булган, читекләр тегеп һәм калайдан комганнар эшләп Казан базарларына илтеп саткан. Калайчы һөнәре буыннан-буынга күчеп, хәзер инде аларның онык-оныкчыклары да тимер белән эш итә. Гаилә башлыгы Рифкать ага машинага тагып йөртә торган мич һәм тутыкмый торган бактан самавыр да эшләп куйган. Бәйрәмнәрдә, сабантуйларда авылдашларын мичтә чыжлап пешкән кайнар коймак һәм тәмле чәй белән сыйлый. Ул коймакларны безгә дә татып карарга насыйп булды. Аның шулай ук күчмә мунчасы да бар.

10 сыер асраучы фермерлар Рафаэль абый белән Рәйсә апаның да йортлары авыл күрке. Ә өй аллары тәмам гөлбакча: андагы чәчәкләрнең төре хисапсыз, яранннары гына да 64 төсле. Чәчәкләрнең күбесе чүлмәкләрдә (кашпода) үсеп утыра, аларны санап бетерү дә мөмкин түгел. Ясалма күлләре, бигрәк матур ял зонасы булдырылган. Таң беленү белән торып, 10 сыер савучы бу тынгысыз җаннар кай арада шушы матурлыкны булдыра да, ничек барысына да өлгерә соң?! “Иң мөһиме – теләк, теләгең булса, барысын да булдырып була”, – ди хуҗалар.

Ислам динендә һәрбер кеше әти-әни ягыннан җиде буын бабаларын белергә тиеш. Соңгы елларда нәсел агачын төзү белән мавыгучылар арта бара. Норма авылында яшәүче Гөлсем ханым Миңнебаева Карилегә үзе төзегән 69 шәҗәрәнең берничәсен алып килеп, күргәзмә оештырган.

Кариледә Камаловлар гаиләсе корган мул табын артында күркә, миләш кайнатмалары белән чәйләр эчеп, халкыбызның борынгыдан килгән солы һәм борчак кесәлләреннән авыз иткәч, хуҗаларга рәхмәтләребезне белдереп, чираттагы авылга юл алдык.

“Милләтнең киләчәге, язмышы – аналар кулында”, диләр. Шуны истә тотып, Балтач җирлегенең Ор авылында Ана һәйкәленә чәчәкләр салдык.

Чутай

Чутай Балтач районына кергән соңгы авыл, Киров өлкәсе чигендә урнашкан. Биредәге заманча мәдәният йортын күреп таң калдык, авыл түгел, күбесе район үзәкләре дә мондый бина турында хыяллана гына торгандыр.

Фойеда “Һәрбер эшне сәнгать итеп күргән якташларыбыз ямьли дөньяны” исемле күргәзмә беребезне дә битараф калдырмады. Нинди генә кул эшләнмәләре күрмәдек биредә: талчыбыктан үрелгән чаналар, бишекләр, чигелгән сөлгеләр һәм мендәр тышлары, туку станогы һәм аның ярдәмендә тукылган келәмнәр, шушы җирлектә үскән үләннәрдән ясалган шифалы чәйләр, файдалы кайнатмалар – барысын да сөйләп тә, язып та бетергесез.

Шунда ук урнаштырылган зур стенд биредә уңышлы эшләп килүче “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына багышланган, аның эшчәнлеге белән рәис Фердинанд Хайруллин шәхсән үзе таныштырды. Вакыт тыгыз булу сәбәпле, заманча фермалар территориясен автобус тәрәзәсеннән карап кына әйләнеп чыктык.

2023 ел – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан “Дастаннар елы” дип игълан ителде. Аның кысаларында мәдәният йорты сәхнәсендә милли горурлык чыганагы булган халкыбыз иҗатыннан берничә күренеш  тәкъдим ителде.

Бөрбаш Сәрдегәне

Ак калфакчы ханымнарның күчмә утырышы программасы кысаларында Бөрбаш Сәрдегәне авылына да сәяхәт кылдык. Биредә кунакларны  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән Балтач районының баш мөхтәсибе, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм авыл халкы каршылады.

Шушы авылның сәләтле, һөнәрле егетләре, ике туган Габделнур һәм Айрат Хөсәиновлар монда агып яткан җиде чишмәдән бер мул сулы чишмә ясаталар һәм  кое да казып куялар. Әниләренең исемен мәңгеләштерү хөрмәтенә чишмәгә “Нурзидә” дип исем кушалар. Намаз уку өчен беседка –  аларның туган авылына бүләге. Авылдашлары тырыш егетләргә рәхмәтле булып,  чишмә буенда төрле бәйрәмнәр уздыра. Хатын-кызлар килү хөрмәтенә шунда өстәлләр корып, кунакларны ачык утта пешкән пылау белән сыйладылар.

Бөрбаш

Ниһаять, сәфәребезнең соңгы ноктасы – Җәлил хәзрәт яши торган Бөрбаш авылына да килеп ирештек. Сүз уңаеннан, мөхтәрәм хәзрәтнең йөрәккә үтеп керә торган үтемле вәгазьләрен барыбыз да яратып тыңлыйбыз. Алга китеп әйтик, пленар утырыш вакытындагы үзенең вәгазендә ул туган җиргә булышу, аның киләчәген кайгырту, туган нигезне саклау, балага хәерле исем кушу, аңа ислам тәрбиясе бирү мәсьәләсен, кияүгә чыкмаган кызлар һәм өйләнмәгән егетләрнең арта баруына, бала табу кимүгә, яшьләрнең бәхет эзләп авылдан шәһәргә омтылулары кебек проблемаларны күтәреп чыкты. Җәлил хәзрәт чыгышында гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә нәкъ менә хатын-кызның роле гаять зур булуны билгеләп үтте һәм туган телебезгә ихтирамны бала күңелендә кече яшьтән үк сеңдерү кирәклеген ассызыклады.

Җәлил хәзрәт шәҗәрәләр төзүгә дә зур игътибар бирә. “Бала нәселен, милләтен, динен белеп, горурланып үсәргә тиеш. Без дә  авылның 227 хуҗалыгының шәҗәрәсен эшләп, альбом итеп ясап, мәчеткә куйдык. Үземнең дә 33 буынга кадәр нәселем билгеле”, – ди ул.

Пленар утырыш

Көн дәвамына сузылган Балтач якларына сәяхәт Бөрбашта пленар утырыш белән йомгакланды. Татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен барлау,туган телебезне саклауга юнәлдерелгән иҗтимагый эшчәнлек алып баручы “Ак калфак” оешмасы делегатлары чараны оештыручыларга, Балтач районына, төбәкләрдән безне бирегә юллаган җитәкчеләргә рәхмәт хисләре белән, узган күчмә утырышта тәҗрибә туплап, үзебез яшәгән җирлекләргә кайтып киттек.

Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*