Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта мөселман балалар Сабан туе узды
Балтачта мөселман балалар Сабан туе узды

Балтачта мөселман балалар Сабан туе узды

Кичә Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульяновск, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм аларның әти-әниләре, җирле халык, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре һ.б. бар иде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабантуйда мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасы татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, җырчы, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һ.б. булды.

Сабан туе балаларның Коръән аятьләре һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр әйтүе, төрле иҗади чыгышлары белән ачылды. Быелгы бәйрәм программасы 30дан артык ярыштан гыйбарәт булды: кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм аркан тарту, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, төз баганага менү, утын кисү һ.б.

Сабан туеның төп бизәкләренең берсе булып татарча көрәш булды, ул 18 яшькәчә малайлар һәм яшүсмерләр арасында узды. Хәзрәтләр һәм 60 яшьне узган ветераннар арасында да көрәш үткәрелде.

Әлеге Сабан туеның үзенә генә хас үзенчәлеге – бирегә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып торды.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*