tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Республикасында Мәүлид бәйрәменә багышланган тантана узды
Башкортстан Республикасында Мәүлид бәйрәменә багышланган тантана узды

Башкортстан Республикасында Мәүлид бәйрәменә багышланган тантана узды

Якын көннәрдә Зубово бистәсенең “Раббәни” мәчете каршында Мәүлид бәйрәменә багышланган тантана узды. Бәйрәм мәчетнең вакытлы бинасында намаз укудан башланды, шулай ук гыйбадәтне ачык мәйданда кылучылар да булды.

Чара нәфис сүз, Пәйгамбәребезнең бөеклеген исбатлаучы хәдисләр, концерт номерлары белән үрелеп барды. “Илаһиләр” төркеме касыйдәләр укып, мөнәҗәтләр әйтте.

“Ихлас ” мәхәлләсенең мәҗлес рәисе, “Раббәни ” мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм белән Башкортстанның, Татарстанның халык артисты Мәхмүт Фатыйхов бәйрәм программасын күтәренке, илаһи рухта алып барды. “Иман” төркеме – өч баласы белән сәхнәгә чыккан Регина һәм Вилдан Мисбаховлар үзләре иҗат иткән “Сират күпере” мөнәҗәте белән тыңлаучыларны хәйран итте.

Шагыйрә Дилә Булгакова белән композитор-башкаручы Роза Якупованың яңа иҗат җимеше – “Раббым Аллам” мөнәҗәте дә җыелган халыкны битараф калдырмады.

Мөхәммәт хәзрәт Галләмнең, “Ихлас ” мәчете имам-хатыйбы, Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшинның, “Раббәни ” мәчетенең имам-наибе Хәбибулла Магомедовның чыгышлары да дин кардәшләргә көчле тәэсир итте.

Чыганак: vk.com/vkt_v_rb

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*