tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Дәрдемәндкә багышланган күркәм чара узды
Башкортстанда Дәрдемәндкә багышланган күркәм чара узды

Башкортстанда Дәрдемәндкә багышланган күркәм чара узды

15 июльдә Башкортстанның көньяк-көнбатышында урнашкан Федоровка районы Югары Явыш авылында татар бәк-морзалары Дашкиннарга һәм шул нәселдән булган меценат, алтын сәнәгате эшмәкәре, шагыйрь Мөхәммәтзакир Рәмиевка – Дәрдемәндкә багышланган күркәм чара узды.

1850 елда Җиргән авылы сәүдәгәре Габделкәрим Рәмиев улы Мөхәммәтсадыйкка кәләш сайлый һәм аны Стәрлетамак өязе Явыш авылындагы татар морзасы Әлмөхәммәт Дашкинның кызы Хәнифәгә өйләндерә. Хәнифә матур,белемле һәм тәрбияле кыз, рус телен яхшы белә.

Берникадәр вакыт Мөхәммәтсадык Рәмиев һәм Хәнифә Дашкина Җиргән авылында яшиләр,анда уллары Закир һәм Шакир туа.

Югары Явыш авылы бик матур урында урнашкан. Авыл тирәсендә 21 чишмә бар. Урындагы эшкуар көче белән авыл буасы тирәсе ял итү зонасына әйләндерелгән. Бәйрәм дә нәкъ шушы урында оештырырылган.

Вакыйгага илебезнең төрле почмакларында яшәүче Дашкиннар, җирле халык, Федоровка, Мәләвез, Уфа һәм башка төбәкләрдән кунаклар катнашты.Чараны Бөтендөнья татар конгрессынының Башкортстандагы вәкиле,Уфа шәһәре «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы һәм күренекле дин әһеле, Уфа шәһәренең «Ихлас» мәхәлләсе мәҗлес рәисе, «Ихлас. Балкыш» телевизион тапшыруының алып баручысы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов дога укудан һәм оештыручыларга, иганәчеләргә һәм килгән кунакларга рәхмәт сүзеннән башладылар. Шулай ук Альфред Әмир улы авыл активистларына вәкиллекнең рәхмәт хатларын да тапшырды.

Бәйрәмне оештыруны урындагы мәчет имам-хатыйбы Флүр Һади улы Дашкин һәм авыл халкы үз өстенә алган. Чыгышлар Федоровка районы үзешчәннәре әзерләгән концерт номерларына үрелеп барды.

Соңыннан барлык катнашучыларны да мул табын артына чакырдылар.

Чыганак: БРда БТК вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*