Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда «Канатлы ат» фестивале узды
Башкортстанда «Канатлы ат» фестивале узды

Башкортстанда «Канатлы ат» фестивале узды

4 июльдә данлыклы Дүртөйле җире Россиянең төрле төбәкләреннән һәм хәтта чит илләрдән килгән меңләгән кунакларны үзенә тартып торучы үзәккә әверелде. «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты ярдәмендә «Аргамак» ат-спорт комплексы янында зур колач белән «Канатлы ат» ат спорты фестивале узды.

Тантаналы ачу чарасында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Ул Дүртөйле районының иң яхшы белгечләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шулай ук җыелганнарны сенатор Олег Голов һәм район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов сәламләделәр.

Бәйрәм фольклор коллективлары концерты белән башланды – беренче минутлардан ук монда милли мәдәният атмосферасы һәм бердәмлек рухы урнашты.

«Канатлы ат» фестиваленең шатлыгын уртаклашкан мактаулы кунаклар бик канәгать калдылар. Алар зур кызыксыну белән милли мәдәниятләр һәм ишегаллары парадын хәтерләткән башкорт, рус һәм татар этноюртларын, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү мәйданчыгын карап чыктылар. Һәр юртта хуҗалар үз төбәкләренең уникаль тарихы турында сөйләделәр, туган җирнең күптөрлелеген һәм байлыгын күрсәттеләр. Аш-су осталары кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар.

Сәхнәдә Дүртөйле районы артистлары һәм үзешчән башкаручылар үз осталыкларын күрсәттеләр. Танылган артистлар белән берлектә«Әллүки» фольклор ансамбле чыгыш ясады. Бу коллективны шагыйрә, Башкортстан һәм Россия Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, шулай ук Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасының район бүлеге җитәкчесе Васикова Светлана җитәкли. Талантлы баянчы Радик Хәйруллинның моңлы аккомпанементы астында ансамбль әгъзалары «Канатлы ат» бәйрәменә махсус язылган такмакларны башкардылар. Коллективның репетицияләрне берсен дә калдырмаган тугры әгъзалары – Әниса Хакова, Илсөяр Рәхимҗанова, Разилә Солтанова, Гөлнара Фәрхетдинова һәм Гөлсинә Булгакова тамашачыларны үрнәк чыгышлары белән сокландырдылар.

Матур бәйрәм зур иҗади программа белән тәмамланды. Бәйрәмнең югары ноктасы популяр артист Әнвәр Нургалиев чыгышы булды. Аның җырлары бөтенесен куәтле энергия белән баетты һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итте.

«Канатлы ат» фестивале халыклар дуслыгының какшамаслыгын һәм безнең милли гореф-гадәтләребезнең мәңгелек булуын тагын бер кат раслаучы матур вакыйга буларак тарихка кереп калды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*