Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Аскын районында бәйрәм узды
Башкортстанның Аскын районында бәйрәм узды

Башкортстанның Аскын районында бәйрәм узды

Аскын районының Иске Казанчы авылында чын бәйрәм узды: Моң, гореф-гадәтләр һәм күңел җылысы бөркелде.

Яңгырлы һава тыну белән, иртәнге сәгатьләрдән үк, Аскын районы Иске Казанчы авылының, Азина урамы милли көйгә күмелде. Ниндидер могҗизалы вакыйга башлануын хәбәр иткәндәй, тирә якка моңлы көй таралды…

Оста куллы һөнәрчеләр эшләгән, эшләр күргәзмәсе белән бизәлгән сәхнә: чигелгән милли тасмалар, япмалар, мәхәббәт белән бизәлгәнлеге әллә каян ук күренеп, халыкны үзенә чакырып тора иде. Күңелле шарлар һәм мул табын – болар барысы да могҗизалы бәйрәм икәнен белдерде…

Күптәнге хыял белән бу очрашуны үткәрергә әзерләнгән, “Ак инәйләр” оешмасы әгъзалары һәм оешма җитәкчесе: Мәмдүнә Зарипова Габделгаян кызы, бәйрәмнән бик кәнәгать булып калдылар…

Бәйрәмне тантаналы ачучыларның берсе, бу бәйрәмгә рух биргән, ветераннар советы рәисе: Эльвира Зиннәтова, үзенең тирән мәгънәле шигыре белән чыгыш ясады.

Бәйрәмгә без чакырган кунаклар да килде: Нефтекама дәүләт филармониясе артискасы, Урындагы Нефтекама “татар конгрессы” җитәкчесе, БР атказанган артисты: Чулпан Гафурҗанова. Чулпан Зөлфәкар кызы үзе оештырган “Чулпан” фольклор ансамблен дә алып килде…

Район советы “Ак инәйләр кора” рәисе Зәкира Гыйльметдинова да котларга килде. Ул җыелганнарга җылы сәлам бирде һәм район хакимияте Юсупов Динис Радис улы исеменнән бу искиткеч вакыйганы оештыручыларга: Мәмдүнә Зариповага, Эльвира Зиннәтовага һәм Чулпан Гафурьяновага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәмдүнә Гаян кызы җылы сүзләр белән урам тарихы турында сөйләде, аның яшәүчеләре турында кызыклы мәгълүматлар уртаклашты.
Әмма бәйрәмнең төп бизәге – үзе яшәүчеләр булды: алар шатланып җырладылар, биеделәр, рухлы гаҗәеп актив икәнлекләрен, яшәү көче ташып торуларын күрсәттеләр.

“Ак инәйләр” вокаль ансамбле, Нәкыя Сәлимова, Раушания Хәзиәкбәрова, Рәлифә Гаязетдинова, Гульназ Тимерьгалиева, Илһам Камалиев һәм Вәзирә Галиәхмәтова матур чыгышларын бүләк иттеләр.

Аннары сәхнә “Чулпан” фольклор ансамбле һәм аның җитәкчесе Чулпан Гафурҗановага бирелде. Ул бәйрәмне оештыручыларга, татар халкының, мәдәниятен үстерүдә, гореф- галәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессының” төбәк иҗтимагый оешмасы Башкарма камитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хакимов имзасы белән Рәхмәт хатын тапшырды һәм “Бергә булыйк, бердәм булыйк”- дигән девиз астында матур чагу тамаша бүләк иттеләр халыкка. Күңелгә үтеп керерлек бик матур, авыл тормышына хас җырлар яңгырады. Оештыручылар, килгән кунакларны Рәхмәт хаты һәм сертификат белән бүләкләде.

Җылы аралашу һәм Азина урамының милли рухы, күңелләргә җылылык өрде. Чара мул табын артында тәмамланды, анда сөйләшүләр һәм көлүләр кичкә кадәр дәвам итте.
Барлык килгән кунакларга, катнашучыларга, зур рәхмәтләр!

Чыганак: Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*