Тәтешле район Мәдәният йортының күргәзмә залында Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Рәдинә Саитян кызы Хузинаның «Җылы төенчекләре: традициядән илһамга» дигән шәхси күргәзмәсенең тантаналы ачылышы булды.
Рәдинә Саитян кызы матур Иске Кайпан авылында туып үскән. Яшьтән ук аның йөрәге рәсем сәнгатенә бирелгән. Ул Уфа педагогика училищесенең сәнгать-графика факультетын тәмамлаган һәм 2010 елдан бирле күп санлы фестивальләрдә, конкурсларда һәм күргәзмәләрдә катнашып, осталыгын үстерүен дәвам итә. Аның иҗат арсеналында рәсем сәнгате, графика, чапрак тегү, келәм һәм тамбур чигү, шулай ук батик һәм йөн басу бар. Әлеге бай талантлы, туктаусыз җан иясе Рәдинә Саитян кызының бөтен кырлы сәләте аның иҗат эшләрендә чагылыш тапты.
Чарада котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар:
-Тәтешле район хакимиятене башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Урал кызы Шәйнурова,
-Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Рәфис кызы Әхунова,
-Мәдәният идарәсе башлыгы Эльмар Илдар улы Хәмитов,
-Балалар сәнгать мәктәбе директоры Айнур Саубан улы Киямов.
Күргәзмә Халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды һәм Тәтешле районы халыкларының дуслыгын һәм гомуми традицияләрен чагылдырды. Бу сәнгать әсәрләрендә орнаментларда һәм бизәкләрдә гармониялы рәвештә башкорт, татар, рус, удмурт һәм мари мәдәниятләре берләшә.
Чыганак: Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы