tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Батырлар үлми
Батырлар үлми

Батырлар үлми

Күптән түгел Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимовның 100 еллыгына, аның әтисе Мөхәммәтзакир Мөхәммәталим улы Алимовның 140 еллыгына багышланган документаль-публицистик басма дөнья күрде. Чүпрәле районының танылган төбәкчесе Иршат Закировның әлеге китабы “Зариф” дип атала.

Туган якка, аның тарихына багышланган китаплар, язмалар авторы Иршат Закировның бу китабында Чүпрәле төбәгенең горурлыгы, Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимовның тормышы һәм сугышчан юлы тасвирлана, аның нәсел тамырлары, туган авылы Яңа Кәкерле тарихы буенча кыскача мәгълүматлар бирелә.

Безнең кадерле абыебыз Зариф Закир улы Алимов Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка китә. Фашистларга каршы дәһшәтле сугышта батырлык һәм геройлык үрнәкләре күрсәтеп, ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Әйе, батырлар үлми, аларга бәйле истәлекләр халык хәтерендә, безнең күңелләрдә яши. Быел Герой Зариф Алимовның тууына 100 ел булды. Шул уңайдан Чүпрәле район үзәгендә зур тантана оештырылган иде. Анда Зариф аганың бертуган абыйсының оныгы Иршат Закировның “Зариф” дип исемләнгән китабы якташларыбызга, укучыларга тәкъдим ителде. Архив мәгълүматларына таянып язылган бай эчтәлекле әлеге китап битләрендә геройның сугышчан юлы һәм авылыбыз тарихы оста итеп күрсәтелгән.

Китапта “Туган җир, туган туфрак”, “Зариф – морзалар оныгы”, “Болганчык еллар”, “Эх, яшь чаклар, көләч чаклар”, “Солдат итеп алдылар, билгә каеш салдылар”, “Сугыш… нинди дәһшәтле, куркыныч сүз”, “Батырлык һәм дан юлы”, “Чынбарлык. Татлы да була ул, ачы да”, “Генерал Ахманов”, “Бер ояда үскән кошлар кебек” дигән бүлекләр урын алган.

Тәнзилә Ахметова-Алимова, Ульяновск шәһәре

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*