tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы “Ак калфагы” җитәкчесе Казанда мастер-класс күрсәткән
Баулы “Ак калфагы” җитәкчесе Казанда мастер-класс күрсәткән

Баулы “Ак калфагы” җитәкчесе Казанда мастер-класс күрсәткән

“Ак калфак” оешмасының Баулы бүлекчәсе рәисе Римма Яруллина “Үзенчәлекле каз бәлеше” видеосы белән Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивалендә өченче урын алган. Аны, эшен кабатлап, мастер-класс күрсәтергә башкалага чакырганнар.

Милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, календарь бәйрәмнәрне халкыбызга кайтару, шәхси хуҗалыкларда традицион булган кош-корт үрчетүне тергезү максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы өченче тапкыр Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивален үткәрде. Өчесендә дә, безнең район вәкилләре дә катнашып, призлы урыннарга һәм дипломнарга ия булды. Мәсәлән, “Ак калфак” оешмасының Баулы бүлекчәсе рәисе Римма Яруллина, узган елгы “Каз өмәсе” фестиваленә каз каклау буенча видео җибәреп, 2 нче урынга лаек дип табылган иде. Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән дә бүләкләнде ул.

“Былтыргы каклаган казым 6 ай чормада эленеп торды, бик шәп булып какланды ул, – дип сөйләде Римма Яруллина. – Икенче урын алырлык бәхетле каз булгач, мин шул ук казның түш сөяген дә ташламадым. Һәм шул түш сөяген салып, үзенчәлекле ит бәлеше пешерү видеосын быелгы “Каз өмәсе” фестиваленә җибәрдем. Чынлап та, бик бәхетле, конкурс-фестивальләргә йөрүче каз булды ул, бахыркаем! Быелгы эшем 3 нче урын алды”.

Римма Яруллинага күптән түгел Казанда “Туган авылым” комплексында узган “Каз өмәсе” ярминкәсендә катнашырга насыйп булган. Аны, быелгы фестивальгә җибәргән “Үзенчәлекле каз бәлеше” эшен кабатлап, мастер-класс күрсәтергә чакырганнар. Шулай итеп, уңган райондашыбыз башкала халкы һәм журналистлар каршында бәлеш пешереп күрсәткән.

“Кызыксынып, эш тәртибен карап, сораулар биреп, мастер-классны караучылар бик күп булды, – ди Римма Яруллина.

Зур ярминкә бәйрәм кебек булды, көн буена барды.

Сатуда казлар, каздан әзерләнгән ризыклар, мендәрләр бик күп иде. Шулай ук милли киемнәр, аяк киемнәре, бизәнү әйберләре, сумкалар күп һәм төрледән-төрле, күзләр камашырлык иде. Зур концерт күрсәтелде. Җыр, моң, гармун тавышы яңгырап торды”.
Римма Яруллинаның “Үзенчәлекле каз бәлеше” рецептын “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга мөмкин булачак.

Чыганак: bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*