Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Баулылар төбәкара фестивальдә катнашкан
Баулылар төбәкара фестивальдә катнашкан

Баулылар төбәкара фестивальдә катнашкан

Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылындагы «Бабай утары» этнография музеенда 9 нчы тапкыр төбәкара «Җырлыйк әле» үзешчән татар фольклор ансамбльләре фестивале узган. Анда баулылар да уңышлы чыгыш ясап кайтканнар.

Тугызынчы тапкыр үткәрелгән “Җырлыйк әле” фестиваленең максаты – татар телен, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү саклау һәм киләсе буынга тапшыру.

Төбәкара бәйгене Бөтендөнья татар конгрессының һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасынең Башкортстан бүлекләре  үткәрә. Бәйгедә Башкортстаннан – 9, Татарстаннан бер коллектив катнашкан. Шулай итеп, Татарстан данын баулылар яклаган. Баулы шәһәренең”Инсаният” мөнәҗәт әйтүчеләр ансамбле, “Сугышлар тынгач” дип исемләнгән театраль күренеш белән чыгыш ясап, биш мөнәҗәт һәм бер бәет әйткән.

“Инсаният” ансамбле җитәкчесе Римма Яруллина сөйләвенчә, Башкортстан фольклор ансамбльләре  гореф- гадәтләрне, йолаларны зур осталык белән күрсәтәләр. Фестивальдә дә бик күп йолаларга багышланган күренешләр тәкъдим ителгән.

“Балага исем кушу, Кияү мунчасы, Бәрәңге утырту өмәсе, Киез итек басу йоласы, Тирес сугу йоласы, Карга боткасы – барысы да тамашачыга кызыклы, “эченә кереп китәрлек” мавыктыргыч булды, – дип уртаклашты Римма Яруллина. – Без бу фестивальгә чын фольклор күрергә дип барабыз. Бу юлы үзебез дә катнашып карарга, көчебезне сынарга уйладык”.

“Гүзәлләр тудырган гүзәллек” бәйгесендә кул эшләре белән Римма ханымның кызы Айгөл Шилова да катнашкан. Ул эшләгән изү һәм калфакларны бик яратып алганнар.

“Диплом һәм бүләкләр дә булды, – ди Римма Яруллина. – Оештыручыларга, иганәчеләргә зур рәхмәт”.

Чыганак: bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*