Оренбургтагы Урал елгасы яры бәйрәм мәйданына әверелгән. «BERGӘ» Оренбург яшьләре оешмасы шушы көннәрдә җырлы-биюле кичләр оештыра. Биредә татар милли биюләре буенча мастер‑класслар, халык уеннары, бию импровизациясе, җыелма биюләр һәм халык көйләре баянда янгырый.
Шәһәр халкы өчен бу яңарыш булган: күп кеше җыелган, кичәнең уртасында ук:
«Киләсе мондый чара тагын кайчан булачак?» – дип сорый башлаганнар.
Киләсе «Яр буенда биюләр» 26 июль көнне 19:00 сәгатьтә булачак.
Җыелу урыны: Урал елгасы яр буе (җәяүле күпер янында).
Чыганак: Бөтендөнья татар яшьләре форумы



