tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биектау районында бишек җырын иң яхшы башкаручыны ачыкладылар
Биектау районында бишек җырын иң яхшы башкаручыны ачыкладылар

Биектау районында бишек җырын иң яхшы башкаручыны ачыкладылар

Биектау районының «Тургай» балалар бакчасында бишек җырын иң яхшы башкаруга район конкурсы узды. Нәниләр туган телләрендә яраткан бишек җырларын башкарды.

«Бишек жыры» конкурсы Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланды. Конкурс халык иҗаты традицияләрен торгызу һәм саклап калу, гаилә һәм гореф-гадәтләр өчен горурлык хисе формалаштыру максатыннна үткәрелде. Бу хакта «Высокогорские вести» газетасы яза.

Конкурста муниципалитетның барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмалары да катнашты. 35 катнашучыдан өч номинациядә иң яхшы 12 номер сайлап алынган. Алар — бала, әби һәм гаилә башкаруында бишек номеры.

Мәктәпкәчә белем бирү укытучысы Рамилә Габдрахманова мондый конкурсларның ел саен оештырылуын билгеләп үтте. 2019 елда «Татар кызы» конкурсы, 2020 елда «Татар малае» бәйгесе, быел «Бишек жыры» үткәрелде.

Нәтиҗәдә, жюри иң яхшыларны сайлап ала алмады һәм барлык 12 финалистка беренче урыннарны бирде. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*