tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмә шәһәренең Техника йортында Татар мәдәнияте атналыгы уза
Бөгелмә шәһәренең Техника йортында Татар мәдәнияте атналыгы уза

Бөгелмә шәһәренең Техника йортында Татар мәдәнияте атналыгы уза

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге проект кысаларында Бөгелмә шәйәренең  Техника йортында Татар мәдәнияте атналыгы уза.

Татар йортын ни өчен икегә бүлгәннәр,нигә көзгене ир-атлар өлешенә элгәннәр, ә итекләрне самавырга якынрак тотканнар? Бу һәм башка сорауларга балалар татар йорты буенча интерактив экскурсия барышында җавап алдылар.

Техника йортында әле кичә генә гадәти бер бүлмә бүген инде 19нчы гасырның татар йорты. Ул, тиеш булганча, ир-атлар һәм хатын-кызлар ягына бүленгән, һәркайсы “борынгы” предметлар белән җиһазландырылган, алар әлеге импровизацияләнгән йорт бусагасын атлап кергән һәркемне үткәннәргә кайтара. Корым белән капланган чуен, ялтыравыклы самавыр, агач бишек – узган көннәрнең тере шаһитлары.

Катнашучылар интерактив йортта татар көнкүреше белән якыннан таныштылар: он иләп карадылар, бишек тирбәттеләр һәм халык биюен башкардылар.

Татар халкының көнкүреше, тере музыка, милли уеннар… Үткәннәргә сәяхәт бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Моннан кала, оештыручылар һәркемгә татлы бүләк өләштеләр.

Наталья Быстрова

bugulma-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*