Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә «Сәлам» рухи-сәламәтләндерү курслары сменасы азан бәйгесе белән тәмамланды
Бөгелмәдә «Сәлам» рухи-сәламәтләндерү курслары сменасы азан бәйгесе белән тәмамланды

Бөгелмәдә «Сәлам» рухи-сәламәтләндерү курслары сменасы азан бәйгесе белән тәмамланды

Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә малайлар өчен «Сәлам» рухи-сәламәтләндерү курсларының җәйге сменасы тәмамланды. 30 бала әхлак турында лекцияләр тыңлады, саф һавада хәрәкәтле уеннарда катнашты. Курсларны Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте оештырды.

Курслар тәмамланганда катнашучылар арасында азан бәйгесе узды. Бәйге башланыр алдыннан балалар азанның фазыйләтләре хакында үгет-нәсыйхәтләр алды. Азан татар макаме белән әйтелде.

Өлкән яшь төркемендә җиңүчеләр:

1нче урын – Мәһдиев Ибраһим,

2нче урын – Ишмиев Кәрим,

3нче урын – Ишмиев Ильяс.

Икенче яшь төркемендә урыннар түбәндәгечә бүленде:

1нче урын – Наботов Исмәгыйль,

2нче урын – Мәһдиев Исмәгыйль,

3нче урын – Хөсәенов Гомәр.

Бәйге призерларына кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар. Чара ахырында барлык балаларга да бүләкләр бирелде. Алар киләсе каникулларда да кабат очрашырга теләк белдерде.

Чыганак:tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*