Бөтендөнья татар конгрессы делегациясенең Омск өлкәсендәге сәфәре дәвам итә. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге төркем Ишем районындагы Әбәргүл авылында булды. Биредә Казан кунаклары авыл халкы белән очрашты, авылны, мщдщният йорты бинасын карады.
Әбәргүл авылы Усть-Ишим районында, Омск өлкәсе төньяк-көнбатышында урнашкан тарихи татар авылы. Ул Ярковское авыл җирлегенә керә. Әбәргүл – 2024 елның маенда Омск өлкәсендә булган көчле су басудан зыян күргән күпсанлы татар авылларының берсе. Ул вакытта Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте афәттән зыян күргән милләттәшләребезгә ярдәм күрсәтүне оештырды. Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татар дөньясы берләшеп, су басудан зыян күргән татар авылларын торгызуга зур өлеш кертте. Ул вакытта төбәккә гуманитар ярдәм, йортларны торгызыр өчен матди ярдәм күрсәтелде.
2024 елның июлендә Омскида үткән II Халыкара Иртыш буе Сабан туе вакытында Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре су басудан зыян күргән татар авылларында булып, халыкның хәлен белде. Шул вакытта Әбәргүл авылының клубы бик начар хәлдә икәненә игътибар ителде һәм Иртыш буе Сабан туе өчен корылган иң зур кунак йортын авылга мәдәният йорты итеп корырга дигән карар кабул ителде. Нәтиҗәдә, шул ук елның декабрь аенда Әбәргүлдә яңа мәдәният йорты ачылды.
Халык белән очрашу шушы бинада үтте. Очрашу вакытында Данис Шакиров Ярковское авыл җирлеге башлыгы Хәкимчан Ибраһимовка Коръән китаплары, бүләкләр тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Казан кунакларын авылда эшләнгән эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды. Очрашу җылы, кунакчыл атмосферада үтте.




