tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре “Татарча диктант” акциясендә катнашты
Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре “Татарча диктант” акциясендә катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре “Татарча диктант” акциясендә катнашты

Бүген “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясенең беренче көне. Казанда төп мәйданчык – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты булды. Быел “Татарча диктант” сигезенче тапкыр оештырыла. Ул –хәзерге вакытта Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе.

Төп мәйданчыкта диктантны КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина укыды. Татарстанда яшәүчеләр Рөстәм Галиуллинның “Таҗеддин Ялчыгол” әсәреннән өзек (“Васыять” исемле җыентыгыннан) яздылар. Төп мәйданчыкта автор диктантны үзе дә кушылып язды.

Шулай ук акциядә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2002-2017 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар яшьләре белән эшләү буенча комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре, татар зыялылары, галимнәр, сәнгать әһелләре, укытучылар һәм студентлар катнашты.

Диктант тәмам булуга җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова аудитория белән бергәләп “Туган тел” җырын башкарды.

“Татарча диктант” акциясе – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән. Акциянең оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*