tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Ачык университет” проектының пресс-конференциясе узды
Бөтендөнья татар конгрессында “Ачык университет” проектының пресс-конференциясе узды

Бөтендөнья татар конгрессында “Ачык университет” проектының пресс-конференциясе узды

Бүген, 9нчы феварль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Ачык Университет проектына багышланган матбугат конференциясе узды.

Ачык Университет – татар телендә белем бирү курслары, кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге. Курсларда белем алучыларны атаклы татар галимнәре һәм практик белгечләр, актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә.

Пресс-конференциядә проектны тормышка ашыру өстендә эшләүче спикерлар чыгыш ясады.  Проектның менеджеры Зөһрә Вилданова  “Ачык Университет”ның барлыкка килү тарихын сөйләде. Аңа 2016нчы елда “Проектлар мәктәбе” форматында старт бирелсә, 2019нчы елда  “Ачык Университет” белем бирү порталына әйләнә. Бүгенге көндә исә әлеге проект кысаларында онлайн һәм оффлайн форматта белем алып була.

“Ачык Университет” проектының ИТ координаторы Райнур Хәсәнов сайтта 1500 кеше теркәлүе хакында әйтте һәм иң популяр курсларны атады. Алар арасында “Мөгаллим. Татар теле укытуның заманча алымнары”, “Тарих курсы. I модуль. Төрки каһаннан Казан ханына кадәр” һәм “СөйләмSkills. Ораторлык осталыгы курслары”. Шулай ук спикер курсларны тыңлаучылар белән элемтәдә булу өчен чат барлыкка килүен ассызыклады.

Lenar Wealth Management оешмасының нигез салучысы Ленар Рахманов, “Акча белеме” курсы лекторы буларак, әлеге курсның татар телле проектларга яңа тема кертү өчен мөһим булуы хакында әйтте һәм туган тел аша белем алу мәсьәләсе хакында сөйләде.

Бүгенге көндә “Ачык Университет” проекты кысаларында киләсе курслар эшләп килә:

  • Тарих курсы. I модуль.Төрки каһаннан Казан ханына кадәр,
  • Тарих курсы. II модуль. PostХанлык,
  • Заманча татар мәдәнияте, Мөгаллим.
  • Татар теле укытуның заманча алымнары.
  • СөйләмSkills. Ораторлык осталыгы курслары.
  • Гаиләдә татарча мохит.
  • Татар дизайны.
  • Акча белеме.
  • График дизайн.
  • Әдәби лаборатория.

“Ачык университет”ның максаты – татар телле университетны булдыру.  Проект Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*