tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында студентлар белән очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессында студентлар белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында студентлар белән очрашу узды

Бүген, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының билингваль белем бирү юнәлешендә укучы студентлар белән очрашу узды.

Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Илгиз Халиков сәламләде һәм студентларга оешманың эшчәнлеге хакында сөйләде.

Студентлар Башкарма комитетның тарихы, структурасы һәм бүгенге көндә эшләп килүче проектлар турында мәгълүмат алдылар. Алар арасында: “Татарча диктант”, “Җәлил укулары”, “Мин татарча сөйләшәм”, “Печән базары”, “Ачык универститет” һәм башкалар. Илгиз Халиков студентларны әлеге чараларда актив катнашырга һәм оештыру эшләрендә волонтер буларак үз көчләрен сынап карага чакырды. “Ике телне дә камил белүче шәхес – һәрвакытта да кадерле кадр,” – дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары “Татарлар: гамәл стратегиясе”  хакында сөйләде. Документның басмалары барлык катнашучыларга да таратылды.

Әңгәмә дустанә атмосферада узды, Илгиз Халиков татар конгрессы проектлары һәрвакыт яңа фикерләр һәм идеяләр өчен ачык булуын ассызыклады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*