tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына багышланган матбугат конференциясе узды
Бөтендөнья татар конгрессында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Бөтендөнья татар конгрессында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген, 21 ноябрь, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Әлеге форумны 2023 елның 27-28 ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә үткәрә.

Форумның программасы белән катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров таныштырды. Форумның ике көнлек программасы кысаларында катнашучылар өчен Татарстан Республикасының сәнәгать объектларына һәм предприятиеләренә сәфәрләр оештырылачак. Әлеге сәнәгать объектларына бару бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә.

27 ноябрьдә Форум кысаларында катнашучылар авыл хуҗалыгы, ИТ-технологияләр, химия сәнәгате һ.б. юнәлешләр буенча предприятиеләргә барачаклар. Предприятиеләр белән танышканнан соң форум делегатлары авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек, сәнәгать, металлургия, машина төзелеше, сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсе, төзелеш, күчемсез милек һәм торак-коммуналь хезмәт тармаклары буенча фикер алышу өчен Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән очрашачак. Шул ук көнне «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Форумның ачылыш тантанасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы (Милли Шура әгъзалары өчен) узачак.

28 ноябрьдә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы узачак. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның катнашуы көтелә.

Әлеге форумның югары нәтиҗәлелеген Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов ассызыклый. Рөстәм Нургали улы билгеләп үткәнчә, форум Татарстаннан читтә яшәүче татар эшмәкәрләрен берләштерү чарасы булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*