tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Туган җир” төбәк тарихы журналының редколлегия утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессында “Туган җир” төбәк тарихы журналының редколлегия утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессында “Туган җир” төбәк тарихы журналының редколлегия утырышы узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының киңәшмәләр залында “Туган җир” төбәк тарихы журналының редколлегия утырышы узды. Җыелышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

-Уртак хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Темпны төшермибез һәм алга таба да бергә эшлик. 2023 ел дөнья өчен тарихка кереп кала торган ел. Без эшебезне күрсәттек. Киләсе ел «Шәхесләр елы» дип игълан ителде. Без ел дәверендә милләт шәхесләрен күрсәтергә тиеш, – диде Васил Шәйхразыев.

Утырышта журналның 2023 нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, ел дәвамында килеп туган мәсьәләләр хакында фикер алышынды. Катнашучылар журналда басылган язмаларның фәнни тирәнлеген, темаларның актуальлеген билгеләп үттеләр, басманы һәм журналның сайтын камилләштерү буенча тәкъдимнәр керттеләр. Шулай ук 2024 нче елга бурычлар билгеләнде.

2023 елны чыгарылган журнал саннарының өчесе аерым рәвештә татар халкының үзенчәлекле төркемнәренә – нократ, әстерхан һәм себер татарларына багышлап чыгарылды. Бөтендөнья татар конгрессы карары нигезендә кабул ителгән “Дастаннар елы” дәвамында борыңгыдан килгән ядкярьләр турында күп кенә мәгълүмат басылды, аларны тирәннән аңлау өчен яңа мөмкинлекләр туды.

“Туган җир” журналы Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте тарафыннан 2018 елда оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*