tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына әзерлек буенча чираттагы утырыш узды
Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына әзерлек буенча чираттагы утырыш узды

Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына әзерлек буенча чираттагы утырыш узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында оешманың 30 еллык юбилеена әзерлек буенча Милли Шура әгъзаларының һәм татар интеллигенциясе вәкилләренең чираттагы очрашуы булды. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.

Алдан әйтелгәнчә, 2022 нче елның август аенда съезд уздыру көтелә, аның кысаларында юбилей датасын да бәйрәм итү планлаштырыла.

Бүгенге җыелышта конгресс оешуның башында торган затлар катнашты. Алар арасында – Бөтендөнья татар конгрессының элеккеге рәисе, хәзерге вакытта киңәшчесе Ринат Закиров, танылган татар журналисты һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев һәм тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү Ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев.

Утырышта юбилей датасына әзерлек, съезд уздыру һәм анда мәртәбәле кунакларны чакыру мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессына нигез салудан башлап, бүгенге көнгә кадәр чагылдыручы китап чыгару хакында да сөйләштеләр. Бүген катнашучылар булачак басманың структурасы, аның форматы һәм яктыртылырга тиешле төп вакыйгалар турында фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*