ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс яналыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов туган көнен билгеләп уза
Бөтендөнья татар конгрессының Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов туган көнен билгеләп уза

Бөтендөнья татар конгрессының Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов туган көнен билгеләп уза

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Аппарат җитәкчесе Латыйпов Фәрһад Флорит улы үзенең гомер бәйрәмен билгеләп уза.

Хөрмәтле Фәрһад Флорит улы!

Сезне чын күңелдән туган көнегез – 55 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Милләтебезнең гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен, сәнгатен, аның рухи дөньясын колачлап гомер итүегез Сезнең яшәү рәвешенә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас.

Бөтендөнья татар конгрессының Аппарат җитәкчесе булып хезмәт итә башлаган еллардан ук, Сез һәрвакыт максатчан хәрәкәт итеп, милләтебезгә ярдәм итү өчен барлык көчегезне һәм тәҗрибәгезне кулланып, халкыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртучы, көчле рухлы, зирәк җитәкче булуыгызны дәлилләдегез.

Тормыш күгегез һәрвакыт аяз булсын, янәшәгездә Сезне хөрмәт итүче якыннарыгыз һәм дусларыгыз булсын. Киләчәктә дә милләтебезгә тугры булып, тоткан кыйблагыздан тайпылмыйча, халкыбыз өчен хезмәт итүегезне телибез. Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр һәм күңел тынычлыгы телибез.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*