tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы районы җирле оешмасының хисап-сайлау утырышы узды.
Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы районы җирле оешмасының хисап-сайлау утырышы узды.

Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы районы җирле оешмасының хисап-сайлау утырышы узды.

15-16 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы районы җирле оешмасының хисап-сайлау утырышы узды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков катнашты.

Очрашу кысаларында 15 март көнне Бәйрәкә авылында урнашкан данлыклы «Гобәйди» музей комплексы, Каразирек авылындагы мәчет белән таныштылар, авыл мәдәният сараенда «Фольклор киче» гөрләп узды. Әлеге кичәдә авылның талантлы халкы кул эшләнмәләре һәм музей истәлекләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.

Икенче көн райондагы милли мәгариф белән танышуга багышланды. Ютаза авылы урта мәктәбенең эшчәнлеге турында сөйләгәндә музейдагы бай мирас, заманча лабораторияләре булган яңартылган биология кабинеты, кул эшләре, робототехника өлкәсендәге казанышлары аерым игътибарга лаек. Мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе таләпчән һәм кешелекле Гүзәл Гыйләҗева әлеге алгарышның нигезе мөгаллимнәрнең профессиональлеге һәм үз эшенә бирелгәнлегендә дип саный. Ютаза мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов һәм аның укытучылар командасы – әнә шундыйлардан.

Уруссу бистәсендәге 2 нче номерлы билингваль балалар бакчасы уңышлары белән мөдир Алсу Шакирова таныштырды. 500 меңлек грант исәбенә заманча җиһазландырылган бакча төркемнәре, яңа мультстудиядә балалар һәм әти-әниләр көче белән эшләнгән видеолар – барысы да кунакларның күңеленә хуш килде.

Уруссу бистәсендәге «Фәнис» мәдрәсәсендә дини белем белән дөньяви гыйлемнең үрелеп бирелүен чагылдырган ачык дәрес күрсәтелде. Марат хәзрәт Мәрданшин белән файдалы очрашу узды.

Сәфәр Ютазы районы хакимияте башлыгы Шәфигуллин Аяз Әдип улы катнашындагы Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасының хисап-сайлау утырышы белән төгәлләнде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Илдар улы Халиков күп еллар җирле оешманы җитәкләгән Наилә Хан кызы Хөснетдиновага Рәхмәт хаты, “ТАССРның 100еллыгы” истәлек билгесе һәм шәл бүләк итте.  Ютазы районы җирле оешмасының яңа җитәкчесе итеп район Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Гареева Лилия Җәүдәт кызы сайланды. Шулай ук оешманың башка актив шәхесләренә дә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Уруссу район мәдәният йорты каршындагы «Тургай» гармунчылар ансамбленә «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» (2020-2023) дәүләт программасы кысаларында тальян бүләк ителде.

Уртак хезмәттәшлеккә булган теләктәшлеге һәм очрашу истәлеге итеп Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллинга «Татар дөньясы» китабын бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*