tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы Jadidfest фестиваленә чакыра
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Jadidfest фестиваленә чакыра

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Jadidfest фестиваленә чакыра

3-4 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясе – Jadidfest фестивале уздырачак. Программада: күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр, яңа журнал. Керү бушлай.

Беренче тапкыр 2015 нче елда оештырылган Jadidfest – иҗади экспериментлар мәйданы. Ул казанлыларны яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар һәм башка шәһәр берләшмәләре белән таныштыра.

Узган елларны Jadidfest Уен автоматлары музеенда, «Смена» заманча мәдәният үзәгендә үткәрелеп килде. 2019 елда ул Яңа бистә юбилеена багышланган иде.

Быелгы фестивальнең төп темасы – су: без эчә, йөзә торган су гына түгел, шул исәптән – елгалар, каналлар, күлләр суы да.

Аерым чараларга керү өчен алдан теркәлү кирәк: https://wfty.timepad.ru/events/

ЖУРНАЛИСТЛАР ИГЪТИБАРЫНА: 3 апрель көнне 16:30 сәгатьтә пресс-подход

Контактлар:

Зөһрә Вилданова + Тел.: +7 937 618-04-09

Алинә Юнысова +7 953 480-42-14

Jadid fest Программа

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*