tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа театры Казанның биш мәдәният сараенда спектакльләрен күрсәтә
Буа театры Казанның биш мәдәният сараенда спектакльләрен күрсәтә

Буа театры Казанның биш мәдәният сараенда спектакльләрен күрсәтә

Буа театры спектакльләрен Казанның биш мәдәният сараенда карап булачак. Шуларның дүртесендә театрның халыкара һәм бөтенроссия фестивальләре лауреаты булган «Шобага» мистик спектакле күрсәтелсә, берсендә театрның премьерасын карап булачак.

«Казан гастрольләре» проекты кысаларында Казанга спектакльләребезне алып киләбез. «Шобага» – безнең иң яхшы спектакльләребезнең берсе», – дип хәбәр итә театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев.

24 ноябрьдә «Шобага» спектакле Тимерьюлчылар мәдәният сараенда күрсәтелә. 27 ноябрьдә – Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда. 28 ноябрьдә – «Юность» мәдәният сараенда. 29 ноябрьдә – «Сәйдәш» мәдәният сараенда.

26 ноябрьдә Константиновка мәдәният сараенда театрның премьерасы – «Дәрвиш» спектакле күрсәтелә. Спектакльнең авторы – Раил Садриев.

tatar-inform.tatar

Один комментарий

  1. Мин Забихулла Надери Татар, Әфганстан татарларының Социаль һәм Мәдәни Фонды башлыгы, Татарстан Конгрессының зур инициативасы һәм җитәкчелеге өчен бик зур рәхмәт.

    Киләсе адымнарда сез безгә хәбәр итәрсез дип ышанам, без бүлешергә шат булырбыз

    Сезгә сертификатыгызны һәм медалегезне тапшырып, Әфганстан татарларын хөрмәт итүне тәкъдим итәбез.

Фикер калдырырга Zabihullah naderi tatar Отмена

Обязательные поля отмечены *

*