tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны ачыла
Бүген Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны ачыла

Бүген Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны ачыла

15 июньдә 18.00 сәгатьтә Камал театры янәшәсендә – Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны ачыла.

«Бүгенге чара «Кичке уен» форматында узачак. Тамашачылар шулай ук «Аваз» музыкаль-бию импровизациясен карый, халык музыка уен кораллары белән таныша алачак», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан шәһәре башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге белгече Рания Хөсәенова.

Рания Хөсәенова сүзләренчә, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының бию дәресләрендә катнашучылар татар халык биюе хәрәкәтләрен өйрәнү белән беррәттән, музыка уен кораллары белән дә таныша алачак. Быелгы җәйдә барлык дәресләр дә пәнҗешәмбе көннәрендә кичке сәгать алтыда Камал театры янәшәсендә узачак. Былтыр чаралар Казанның төрле урыннарында оештырылды.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан мэриясе тарафыннан 2021 нче елдан бирле оештырыла. Шәһәр паркларында казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен дистәләгән мастер-класслар уздырылган. Алдагы елларда «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюе, керәшен биюе, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены һәм башка биюләр буенча остаханәләрне профессиональ хореографлар һәм танылган шәхесләр алып барды.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*