Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Бүген Омск өлкәсендәге Әшеван авылында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак
Бүген Омск өлкәсендәге Әшеван авылында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак

Бүген Омск өлкәсендәге Әшеван авылында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак

Милли шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Омск өлкәсенең Әшевән авылына килде.

Омск өлкәсенең Усть-Ишим районындагы Әшевән авылы быел зур юбилеен — 800 еллыгын бәйрәм итә. Авыл киң тайга урманнары белән уратып алынган, биредә себер татарлары яши.

Ташу вакытында авылның инфраструктурасына берничә тапкыр зыян килсә дә, әлеге вакыйгалар биредә яшәүчеләрнең рух ныклыгын һәм туган якка булган мәхәббәтен сындыра алмады. Әшеванлылар туган җирдә яшәүләрен дәвам итәләр.

Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко карары буенча, монда мәктәп ремонтланган, авыл клубы һәм котельный өчен модульле корылмалар төзелгән. Юллар ремонтланган, су алу скважиналары борауланган.

Казаннан килгән делегация Әшевән авылындагы яңа Мәдәният йортын карады. Ул авылны яңарту программасы кысаларында сафка бастырылган. Мәдәният йорты җирле халык һәм данлыклы «Аккош» халык ансамбле өчен мөһим үзәк булып тора. Сүз уңаеннан, ансамбль быел үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте.

Шулай ук кунаклар Әшеван мәктәбенә керделәр. Ул ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән. Мәктәптә «Кояшкай» мәктәпкәчә төркеме,  мәктәп театры, «Яшь армия», «Туган як» музее, «Андреналин» спорт клубы эшли. Укучылар һәм укытучылар мәктәп, район, төбәк проектларында, конкурсларында һәм чараларында, бөтенроссия конкурсларында катнашалар.

Бүген Әшевән авылында шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы булачак. Авыл халкы һәйкәлне үз акчаларына, авыр вакытларда ярдәм һәм теләктәшлек күрсәткән татар дөньясына рәхмәт йөзеннән куйды.

2024 елда Әшвән көчле ташудан зыян күрде һәм авылны торгызуга акчаны бөтен татар дөньясы бергәләп җыйды. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Хөкүмәте матди һәм гуманитар ярдәм оештырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*