tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген татар музыка сәнгатен пропагандалаган җырчы Илһам Шакировның туган көне!
Бүген татар музыка сәнгатен пропагандалаган җырчы Илһам Шакировның туган көне!

Бүген татар музыка сәнгатен пропагандалаган җырчы Илһам Шакировның туган көне!

Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туа. Яшьтән үк җыр, музыка белән кызыксына.

1954 елда Казан музыка училищесына укырга керә.

1955 елда, училищеда бер ел укыганнан соң, халык җырларын, композиторлар әсәрләрен, классиканы бердәй оста башкаручы сәләтле җырчыны Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына, Е.А.Амбросимова һәм З.Г.Байрашева классына кабул итәләр.

1960 елда консерваторияне тәмамлый.

Илһам ага Шакиров иҗатында, татар халык җырлары белән беррәттән, татар композиторларының әсәрләре һәм эстрада җырлары да зур урын ала. Ул үзе иҗат иткән «Гөлмәрьям» (Г.Афзал сүзл.), «Сәлам сезгә», «Очрашу җыры» (Г.Зәйнашева сүзл.) һәм «Идел буе каеннары» (Ә.Ерикәй сүзләре) кебек үзенчәлекле җырлар тиз арада халык тарафыннан яратып кабул ителәләр.

Илһам Шакиров иҗаты безнең татар сәнгатендә, гомумән татар дөньясында, аерым бер урын алып тора. Аның иҗаты – үзе бер чор.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*