tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы Җәмигъ мәчетенең төп гөмбәзенә ярымай куелды
Чаллы Җәмигъ мәчетенең төп гөмбәзенә ярымай куелды

Чаллы Җәмигъ мәчетенең төп гөмбәзенә ярымай куелды

Кичә Чаллыдагы Җәмигъ мәчетенә ярымай куелды.Тантанага йөзләгән дин тотучы җыелды, ә җитәкчелек әлеге чараны «тарихи» дип атады. Видеолар автошәһәр мэриясенең Телеграм-каналында чыкты.

Шулай ук шәһәрнең зур оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, мөселман активы вәкилләре, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов һәм имам-мөхтәсиб Әлфас Гайфуллин да катнашты.

«Кадерле Чаллыда яшәүчеләр, җитәкчеләр, дуслар! Бүген безнең шәһәрдә – тарихи вакыйга. Җәмигъ мәчетенең үзәк гөмбәзенә ярымай урнаштырабыз, – дип мөрәҗәгать итте башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов. – Бу 32 еллык тарих, соңгы алты елда төзелеш актив алып барыла. Көн саен техника, кешеләр эшли, барлык материаллар вакытында, тоткарлыксыз китерелә. Болар барысы да битараф булмаган кешеләр ярдәме белән эшләнә».

Мөхтәсиб Әлфас Гайфуллин шәһәр мэры Наил Мәһдиевка һәм иганәчеләргә ярдәм өчен рәхмәт белдерде. «Бүген шәһәрдә зур бәйрәм. Мэрга һәм аның командасына, иганәчеләргә рәхмәт. Алар ярдәме белән без инде җиденче ярымайны куябыз», – диде ул.

  • Җәмигъ мәчете Чаллыда 1993 елдан бирле төзелә. Анда берьюлы 3,2 мең кеше сыя, ә аның каршындагы мәйданда бәйрәмнәр вакытында 20 меңгә кадәр дин тотучы урнаша ала

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*