tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда UT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале була
Чаллыда UT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале була

Чаллыда UT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале була

UT FEST — 2022 елдан бирле Чаллыда уздырыла торган яңа татар мәдәнияте фестивале. Быел фестиваль 19 августта 12:00дән 22:00гә кадәр Азатлык мәйданында үтәчәк. Аның максаты — индустриаль шәһәрнең татарлыгын өйрәнү, күпмилләтле моношәһәрдә чагылыш тапкан татар мәдәнияте үзенчәлеген калкыту. Фестивальне URBANTATAR берләшмәсе оештыра.

«Быел ике музыкаль сәхнә була. Зур сәхнәдә Казанның Yummy Music инди-лейблы артистлары чыгыш ясаячак. Программада — УСАЛ рэпкор-төркеме, GAUGA рок-төркеме, ОММАЖ синти-поп төркеме, qaynar лабораториясе һәм автор-башкаручылар — Fauzia һәм Said Olur. Музыкаль программаны Казанның Bazzar проекты артисты — DJ Сөләйман тәмамлаячак», – дип хәбәр итә Yummy Music лейблы матбугат хезмәте.

Кече сәхнәдә Чаллының «ЛитМуз» әдәби-музыкаль проекты яшь татар автор-башкаручыларга һәм шагыйрьләргә чыгыш ясарга мөмкинлек бирәчәк. Гаризаны сылтама буенча калдырырга мөмкин.

Милли дизайнерлар катнашындагы ярминкәне быел «АйДа Маркет» дигән яңа команда әзерләячәк. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дизайнерлар продукциясен алып булачак. «В потоке Камы» мәктәп медиасы һәм «ГЭС. Перезагрузка» штабы татар теле укытучыларына багышланган документаль фотокүргәзмә әзерли. Фестивальнең кечкенә кунаклары өчен «Нәнием» балалар остаханәсе эшләячәк. Остаханәне «Тәрбия» гаилә үзәге, иллюстратор һәм дизайнер Гүзәл Гарипова һәм башкалар үткәрәчәк. Теркәлү сорала, диелә хәбәрдә.

Фестивальдә татар чәйханәсендә мәтрүшкәләр, Чаллыда ясалган чәкчәкләр алып булачак.

  • Фестиваль URBANTATAR берләшмәсе тарафыннан Чаллы шәһәре башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*