tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чалпы авылы мәчетендә Мәүлид көнен билгеләп үттеләр
Чалпы авылы мәчетендә Мәүлид көнен билгеләп үттеләр

Чалпы авылы мәчетендә Мәүлид көнен билгеләп үттеләр

Чалпы авылы мәчетендә Мәүлид көнен – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (аңа Аллаһның сәламе булсын) дөньяга килгән көнен билгеләп үттеләр

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:

«…. Кешеләр Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аллаһның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!» «Юныс» сүрәсе, 10:58

Башка сүзләр белән әйткәндә, Аллаһы безгә иңдерелгән рәхмәт өчен шатланырга боера, ә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаһу галәйһи вәссәләм) иң бөек рәхмәт.

Мөслимә кардәшләр мәҗлестә Аллаһның илчесенең тормыш юлын, аның образын хәтерләрендә яңарттылар, Пәйгамбәребезгә багышлап (салаллаһу галәйһи вәссәләм) салаватлар , мөнәҗәтләр әйттеләр, Коръән укыдылар.

Мәүлид көнен үткәрү инициаторы булган Мөршидә ханымның тәмле пылавы белән сыйландылар.

Мәҗлескә кунак буларак килгән Вафин Фагиль абый белән Мөнәвәрә апа кызы Ләлә ханым (җырчы Ләйсән Гимаеваның әнисе), Чалпы авылында укытучы булып  эшләгән Салихова Гөлзирә апа (Шәфәгать Салиховның апасы) шундый күркәм мәҗлес өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Октябрь аеның башында барлык авылдашлар өчен тагын бер Мәүлид бәйрәме үткәрергә дип ният кылып таралыштылар.

Гөлшат Шәйхулова, Чалпы мәчете мөгаллимәсе, Азнакай районы мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*