Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният / Чатыр-Тауда төрки халыклар фестивале узды
Чатыр-Тауда төрки халыклар фестивале узды

Чатыр-Тауда төрки халыклар фестивале узды

11 июльдә Азнакай районының Чатыр-Тау тавында төрки халыкларның «Чатыр тауда җыен» XVI төбәкара халык иҗаты фестивале узды. Зур бәйрәм Татарстан, Башкортостан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 50 гә якын иҗат коллективын берләштерде, ә кунаклар саны 5 меңнән артып китте.

Кунаклар өчен тематик мәйданчыклар эшләде: «Сәлге аланы», «Сабыйлар аланы», «Әдәбият аланы», «Теләкләр йорты аланы», «Чәк-чәк аланы», «Халыклар дуслыгы аланы». Җыенда фольклор коллективлар чыгыш ясады, балалар һәм яшьләр зоналары, мастер-класслар, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре һәм милли ишегаллары эшләде. Иң тамашалы вакыйгаларның берсе атларда көрәш булды.

Ел саен үткәрелүче фестиваль 16 нчы тапкыр уза. Аның максаты — төрки халыклар мәдәниятен саклау, борынгы гореф-гадәтләрне һәм халык һөнәрләрен торгызу. Төрки халыклар ишегаллары белән беррәттән, районда яшәүче 34 милләт вәкилләре дә үз гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен күрсәттеләр.

“Бизнес-онлайн”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*