Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Черек күл» паркында җырлы кичә узачак
«Черек күл» паркында җырлы кичә узачак

«Черек күл» паркында җырлы кичә узачак

30 июнь көнне, «Черек күл» паркында яңа төр җырлы кичә – «Хорлы караоке» чарасы үткәрелә. Кичәнең махсус кунагы – Татарстанның халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе.

Бүгенге кичтә хор саф һавада халык тарафыннан яратып җырлана торган җырларны – «Алмагачлары», «На сиреневой луне», «Это здорово» һәм башка төр җырларны башкарачак. Репертуарда татарча да, русча да җырлар булыр дип көтелә. Һәр тамашачы зур шәһәр хорының бер өлеше була алсын өчен җырларның сүзләре экранда күрсәтелеп барачак.

Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уздырыла. Җыр сәнгатен сөючеләрне паркның амфитеатрында көтәләр.

«Хорлы караоке» 20:00 сәгатьтә башлана.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/cerek-kul-parkynda-yrly-kica-uzacak-5925740

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*