ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе Өлкә Сабан туе быел 70нче тапкыр үтте
Чиләбе Өлкә Сабан туе быел 70нче тапкыр үтте

Чиләбе Өлкә Сабан туе быел 70нче тапкыр үтте

4 июльдә, Чиләбе өлкәсенең Норкино авылы якын-тирә төбәкләрдән меңләгән кунакны үзенә җыйды.  70 нче тапкыр үткрелгән Сабантуй киң колач белән узды һәм Чиләбе өлкәсенең барлык почмакларыннан кунакларны, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан делегацияләрен каршылады. Узган елгы өлкәнең төп Сабан туе рекорд куйды — аны 50 мең кеше килеп карады. Быел да оештыручылар катнашучыларның саны шуннан ким булмады, дип хәбәр итә.

Бәйрәмдә Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер катнашты. Ул кунакларны котлады Сабантуй бәйрәменең әһәмиятен билгеләп үтте: «Сабантуй бәйрәме башта чәчү эшләре тәмамлануны билгеләп үтү йоласы буларак башланган, ләкин бүген инде ул барыбызны да берләштерә торган бәйрәм». Төбәк башлыгы шулай ук кунакчыл Аргаяш җиренә килгән һәркемгә рәхмәт белдерде.

Сәхнәдән Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе урынбасаны Сания Шевченко мөрәҗәгать итте. Ул барлык кунакларны Сабантуй белән котлады һәм яхшы кәеф, якты тәэсирләр теләде.

Бәйрәмне оештыру өчен быел Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтләре, Татарстан Республикасының Мамадыш районы хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы җаваплы иде.

Бәйрәмнең югары ноктасы билбау көрәшендә иң көчле көрәшчеләрнең алышуы булды. Җиңүче төп бүләкне — тәкәне алды. Губернатор билбау көрәше буенча чемпион Софья Романцова һәм аның тренеры белән аралашып алды.

Ат чабышлары — бәйрәмнең грациясе, тизлеге һәм ярсуы булды. Шулай ук программада Сабантуйның традицион ярышлары — аркан тартышу, кул көрәштерү, гер спорты һәм башка халык уеннары бар иде.

Төп сәхнәдә Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, шулай Башкортстан филармониясе артистлары һәм «Уралтау» халык биюе ансамбле чыгыш ясады.

Көне буе милли ишегаллары һәм тирмәләр эшләде. Кунаклар Көньяк Урал халыкларының мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштыручы 20 ишегалдын карадылар. Алар арасында татар конгрессы, Мамадыш районы һәм башка бик күп мәйданчыклар бар иде. Сәүдә рәтләрендә кымыз, чәк-чәк, бишбармак һәм башка традицион сый-нигъмәтләрне, һөнәрчелек эшләнмәләрен, кулдан ясалган сувенирлар сатып алырга мөмкин иде. Кунаклар шунда ук халык осталары мастер-классларында катнаша алдылар.

Балалар өчен аерым Сабан туе оештырылды — иң кечкенә кунаклар өчен махсус мәйдан эшләде.

Быелгы Сабантуйның яңалыгы — кунакларга бәйрәмгә милли стильдә киенеп килергән киңәш ителгән иде. Аны күп кенә катнашучылар хуплады.

Татар конгрессы ишегалды быел Татарстанда игълан ителгән Габдулла Тукайның 140 еллыгы һәм Муса Җәлилнең 120 еллыгы елына багышланган иде. Кунаклар өчен бөек шагыйрьләрнең тормышына һәм иҗатына багышланган махсус зоналар оештырылды

Россия халыклары бердәмлеге елында Сабантуй чын дуслык, хөрмәт һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт символы булды. Меңләгән Көньяк Урал халкы бу көннең шатлыгын уртаклашу өчен бергә җыелды.

Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*