Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында Вәлиулла Хәсәнов укулары уза
Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында Вәлиулла Хәсәнов укулары уза

Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында Вәлиулла Хәсәнов укулары уза

Бүген, 11 июльдә, Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында өченче тапкыр Вәлиулла Хәсәнов укулары уза. Аның кысаларында «Гаилә — алтын бишек» исемле зур фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Чара Россия Федерациясендә Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклау һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырыла. Аны «Колос» агрофирмасы генераль директоры һәм «Сафиуллова Р.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгы, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе һәм «Ак калфак», «Татар гаиләсе» иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Римма Сафиуллова оештыра. Ул – Вәлиулла хәзрәт Хәсәновның оныгы.

Иртәнге сәгать сигездән авылга республикабызның төрле районнарыннан, шулай ук күрше Ульяновск, Самара өлкәләреннән һәм Чувашиядән кунаклар килә башлады. Аларны иртәнге чәй өстәле артында каршы алдылар.

Программа Ильяс хәзрәт Җиһаншинның рухи мирас турындагы вәгазе белән башланды. Сәгать тугызда делегатлар авыл зиратында булдылар. Биредә дога кылынды һәм Исхуҗа бабайга истәлек тактасы ачылды. Шуннан соң барлык катнашучылар данлыклы «Вәлиулла чишмәсе»нең суын авыз иттеләр.

Сәгать унбердә төп эш сессиясе башланды. Сессия эшендә Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Татарстан Рәисе карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Киңәшчесе, «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешма җитәкчесе Зилә Вәлиева, профессор Индус Таһиров, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев,  галимнәр, дини эшлеклеләр, язучылар, артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Трибунадан традицион гаилә кыйммәтләрен саклау турында докладлар яңгырый. Чыгыш ясаучылар арасында Җәлил хәзрәт Фазлыев, Данис Шакиров, Инсаф хәзрәт Җәләлетдин, шагыйрь Ләбиб Лерон, Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина һәм башкалар бар.

Өйлә намазыннан соң Вәлиулла Хәсәновның туган нигезендә очрашу булачак. Олы буын вәкилләре истәлекләре белән уртаклашыр дип көтелә.

Ә кич белән Яңа Ишле авылы үзәгендә зур бәйрәм оештырылачак. Сәхнәдә профессиональ артистлар чыгыш ясаячак, милли уеннар оештырылачак. Кунаклар милли аш-судан авыз итә алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*