tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Баку шәһәрендә Сабан туе узачак мәйдан белән танышты
Данис Шакиров Баку шәһәрендә Сабан туе узачак мәйдан белән танышты

Данис Шакиров Баку шәһәрендә Сабан туе узачак мәйдан белән танышты

18 июнь көнне Баку шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе узачак. Бәйрәм Гейдар Алиевның 100 еллыгы уңаеннан оештырыла. Сабан туе беренче тапкыр республика дәрәҗәсендә югары кунаклар катнашында узачак. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашачак.

Хәзерге вакытта милли бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Сабан туе узачак мәйдан белән танышты.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм Әлмәт районы ярдәме белән уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*