tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Россия Федерациясенең Перу Республикасындагы Илчесе Игорь Романченко белән очрашты
Данис Шакиров Россия Федерациясенең Перу Республикасындагы Илчесе Игорь Романченко белән очрашты

Данис Шакиров Россия Федерациясенең Перу Республикасындагы Илчесе Игорь Романченко белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Перу Республикасында.

Биредә Данис Шакиров Россия Федерациясенең Перу Республикасындагы Илчесе Игорь Романченко белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россиянең Перудагы сәүдә вәкиле Павел Дорохин, Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды директоры Артур Сабиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева катнашты.

Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы проектлары, чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләү турында сөйләде һәм Игорь Романченкога Перуның «Татлам» татар оешмасы эшчәнлегенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Игорь Романченко, үз чиратында, Перуга килгән өчен Данис Шакировка рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, биредә татар җәмгыяте иң активларның берсе.

Очрашуда катнашучылар шулай ук киләчәк уртак проектлар турында да фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*