tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Тверь өлкәсенең татарлар автономиясе рәисе Марс Ибраһимов белән очрашты
Данис Шакиров Тверь өлкәсенең татарлар автономиясе рәисе Марс Ибраһимов  белән очрашты

Данис Шакиров Тверь өлкәсенең татарлар автономиясе рәисе Марс Ибраһимов белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Тверь өлкәсе татарлары автономиясе рәисе Марс Ибраһимов белән очрашты.

Очрашуда сүз “Татарлар: гамәл стратегиясе” документын гамәлгә ашыру юллары  һәм Бөтенроссия халык санын алуга кагылышлы мәсьәләләр хакында  барды.

Шулай ук Марс Ибраһимов “Тверь өлкәсе татарларының региональ иҗтимагый-мәдәни автономиясе” эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм 2021 елга планлаштырылган чаралар турында сөйләде.

Марс Ибраһимов, хәзерге вакытта автономиянең “Татарлар: гамәл стратегиясе”н  тормышка ашыру кысаларында “Татар халкының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре” дигән лекцияләр курсын оештыруы турында сөйләде. Очрашуда шулай ук әлеге проектның Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре белән эшләү комитеты оештырган “Ачык университет” белем бирү мәйданчыгы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында да фикер алыштылар.

БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы “Тверь өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе” тарафыннан үткәрелә торган чараларны оештыруда ярдәм итәргә әзер, дип билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*