Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс яналыклар / “Дуслык” төбәкара җәйге ял аланында Ирек Шәрипов белән очрашу узды
“Дуслык” төбәкара җәйге ял аланында Ирек Шәрипов белән очрашу узды

“Дуслык” төбәкара җәйге ял аланында Ирек Шәрипов белән очрашу узды

9 нчы июль көнне Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән укучылар өчен татар телендә сөйләм практикасын үстерү юнәлешендәге “Дуслык” төбәкара җәйге ял аланында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы белән очрашу узды.

Очрашу барышында Ирек Илдусович лагерьның уку-тәрбия процессы, балаларның көнкүреше һәм аларны милли рухта тәрбияләү эше белән танышты. Ул төрле өлкәләрдә яшәүче татарларның, бер-берсеннән еракта булса да, милли гореф-гадәтләрен, телләрен саклап калуга, шулай ук, бердәм булып, үзләрен татар дип күрсәтүләренә зур әһәмият бирде.

Очрашуның мөһим өлеше балаларның журналистикага мәхәббәтен үстерүгә багышланды. Балалар тарафыннан бирелгән һәр сорауга ихлас җавап бирде, үзенең журналистикага килү юлы, истәлекле очрашулары, кызыклы хезмәт вакыйгалары белән уртаклашты. Ирек Ильдусович балаларга истәлекле китаплар бүләк итте, ә балалар аның белән истәлеккә фотога төштеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*