tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ел ахырына кадәр Казан метросында «туган телләр поезды» йөриячәк
Ел ахырына кадәр Казан метросында «туган телләр поезды» йөриячәк

Ел ахырына кадәр Казан метросында «туган телләр поезды» йөриячәк

Бүгенге көннән Казан метросында «туган телләр поезды» йөри башлады. Ул эчтән һәм тыштан милли этник символика белән бизәлгән алты вагоннан тора. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Гадәти булмаган поезд пассажирлары татар, рус, мари, чуаш, мордва, удмурт, грузин, үзбәк, әзербайҗан һәм башка телләрдә популяр фразаларны белә алачак.

Вагоннарда шулай ук селфи-поинтлар урнаштырылган, алар ярдәмендә, мәсәлән, пассажирлар яшь Габдулла Тукай белән фотога төшә һәм тәкъдим ителгән сүзләрдән татар шагыйренең танылган шигырьләрен яза алачак.

«Метро – креатив, ә иң мөһиме – басым ясамыйча гына юмор белән Татарстан халыклары телләрен популярлаштыру өчен менә дигән урын», – дип саный Гүзәл Сәгыйтова.

«Бу бик яхшы идея – тере, актуаль һәм файдалы. Метроның мондый поезды туган телләр елының бер үк вакытта матди һәм матди булмаган мирасы да булачак», – дип бәяләде әлеге ниятне Казан Мэры Илсур Метшин.

«Туган телләр поезды» ел ахырына кадәр йөриячәк.

Ксения Швецова

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*