tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ел кешесенә – еллык подписка
Ел кешесенә – еллык подписка

Ел кешесенә – еллык подписка

2016 елда Уразавылда ике тарихи вакыйга булып үткән иде – бөек җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевка һәйкәлләр булдырыл­ды һәм аларны рәсми ачу танта­насына ул вакытта өлкә губернаторы белән Рөстәм Миңнеханов үзе килгән иде. Ә бу эшләрне башлап җибәрүче һәм әйдәп баручы булып өченче бер күренекле якташыбыз, Рос­сия һәм Татарстанның атка­занган мәдәният хезмәткәре,

Татарстанның Р. Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фон­ды директоры Рифат Фәттахов торды. Шул елларда аның шушы өлкәдәге фидакарь хезмәтен исәпкә алып, “Туган як” газетасы редакциясе моннан күп еллар элек гамәлгә куйган “Ел кешесе-2016” исемен нәкъ Рифат Әхмәт улына бирде дә.

Дөреслек хакында әйтергә кирәк, кайбер җирле җәмәгать эшлеклеләренә караганда, ул Казаннан торып та туган ягы өчен бик күп мөһим проект­лар тормышка ашырды һәм шуларның чираттагысын, Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел тулу уңаеннан агымдагы ел Түбән Новгород өлкәсе буенча бөек җырчыбыз елы дип игълан ителгәнен, без 15 декабрь көнне Петрякста матур концерт тама­ша белән йомгакладык һәм шунда Рифат Әхмәт улын “Туган як”ка бер еллык подписка белән бүләкләдек.

Олег ХӨСӘИНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*