tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ел патшасы булачак иң олы аждаха Уразай авылында яши
Ел патшасы булачак иң олы аждаха Уразай авылында яши

Ел патшасы булачак иң олы аждаха Уразай авылында яши

Актаныш районында авыл җирлекләрендә яңа елга әзерлекне бәяләү критерийларының берсе- кар сыннары ясалышы иде. Районыбызның Иске Богады, Иске Байсар, Киров, Уразай авылларында һава торышының көйсезлеген сәбәп итеп алмыйча, бик матур кар сыннары ясаганнар.

Уразай авылындагы кар сыннары комиссия әгъзаларын композиция рәвешендә каршы алды.  Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрданова әлеге күп көч сорый торган эшне мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп башкарып чыгуын билгеләп узды.

Әйе, күмәк эш тау күчерә, Уразай авылында яшәүчеләрне, кайткан кунакларны, узгынчы юлчыларны биредә биек итеп эшләнгән Кыш бабай белән Кар кызы, ел хуҗасы- Аждаха һәм башка персонажлар каршы алып озатып кала.

Яңа елның купшы чыршысы да бик матур итеп бизәлгән.

Балаларга, хәтта өлкәннәргә дә рәхәтләнеп чана шуарга зур тау ясалган. Тауның як-ягына чыршы, нарат ылысларын беркетеп чыкканнар.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*