ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Әлиф битләре»: «Әлиф»тән җәйге китап челленджы
«Әлиф битләре»: «Әлиф»тән җәйге китап челленджы

«Әлиф битләре»: «Әлиф»тән җәйге китап челленджы

Уфаның «Ихлас» мәчете каршындагы «Әлиф» иҗтимагый киңлеге «Әлиф битләре» дигән җәйге китап челленджына кушылырга чакыра.

Бу нәрсә?
Проект кысаларында кызыклы һәм танылган шәхесләрдән аларга бигрәк тә каты тәэсир иткән китаплар турында сораштырганнар. Нәтиҗәдә, «Әлиф битләре» дигән китаплар исемлеге төзелгән.

Бик тиздән «Әлиф» каналында тулырак серияле постлар чыга башлаячак: биредә әлеге сораштыруда катнашкан уфалылар үзләре сайлаган китапны ни өчен укырга кирәк дип санауларын аңлатачак.

Ничек катнашырга?
▸ «Әлиф битләре» исемлегеннән ким дигәндә БЕР китап укыгыз.

▸ Социаль челтәрләрегездә яки каналдагы постлар астында комментарийләрдә укылган әсәргә карата фикерегез белән бүлешегез, пост ахырында #СтраницыАлифа хэштегын куярга онытмагыз. Әлеге әсәр сездә нинди уйлар, хисләр уятты?

Пост астына китапның фотосын яки үзегезнең укып утырган чакта төшкән фотогызны да беркетсәгез була.

Тәкъдим ителгән исемлектән күбрәк китап укыган саен, бүләкләр оту мөмкинлеге да арта.

Катнашучыларны нинди бүләкләр көтә?

• Йомгаклау постында искә алынып, барлык актив катнашучыларга «Әлифнең җәйге укучысы» исеме биреләчәк.
• Иң матур, төпле рецензия авторларын Уфаның билгеле шәхесләре кулыннан призлар һәм «Әлиф» иҗтимагый киңлегеннән махсус бүләкләр көтә.

Чыганак: Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*