tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә “Карга боткасы” бәйрәме узды
Әлмәттә “Карга боткасы” бәйрәме узды

Әлмәттә “Карга боткасы” бәйрәме узды

Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда язны җырлар, биюләр, мәзәкләр һәм тәмле ботка белән каршы алдылар.

«Музейда музыка» проекты кысаларында Әлмәт музыка көллияте студентлары «Карга боткасы» әдәби-музыкаль композициясен тәкъдим итте. Хронологик яктан бу – елның беренче календарь бәйрәме.

Борынгы заманнарда язны үз канатлары очларында кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар. Яз кошлары килү хөрмәтенә «Карга боткасы» бәйрәме оештырылган. Халык авылның иң биек урынында җыелып, учак яккан, зур казанда ботка пешергән. Уеннар уйнап,  күңел ачканнан соң барысы да ботка белән сыйлана торган булган.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*