tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әниемнең җылы кочагы-2021” конкурсын үткәрү турында нигезләмә
“Әниемнең җылы кочагы-2021” конкурсын үткәрү турында нигезләмә

“Әниемнең җылы кочагы-2021” конкурсын үткәрү турында нигезләмә

  +4

Бөтендөнья татар конгрессы сайты, “Татарлар” газетасы белән берлектә, “Әниемнең җылы кочагы-2021” конкурсын үткәрү турында

                                                  НИГЕЗЛӘМӘ

  1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. “Әниемнең җылы кочагы” конкурсының (алга таба Конкурс) оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс), “Татарлар” газетасы ;

1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.

1.3. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла;

1.4. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.

  1. Конкурсның максаты һәм бурычлары:

2.1.Конкурсның максаты – әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

2.2.Әниләр хакында шигырьләр, җырларны популярлаштыру, барлау.
2.3. Бөтендөнья татар конгрессы сайтын, инстаграмын  популярлаштыру.

2.4.Конкурсның төп бурычлары;

— татар гаиләсендә әнинең тоткан роле хакында сөйләү, күрсәтү;

—хатын-кызның төп бурычы — ана булу, балалар тәрбияләү, гаилә учагын саклаучы икәнлеген искәртү;

— Балалар арасында әнинең иң кадерле кеше икәнлеген, аңа карата хөрмәт, ихтирам булырга тиешлеген күңелгә сеңдерү, пропагандалау;

— татар гаиләсенең борынгыдан килгән нигезен барлау.

  1. Конкурсның номинацияләре:

3.1 Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  1. “Әниләр турында шигырь сөйләү” номинациясе:

1.4-7 яшькәчә балалар арасында;
2.  8 – 14 яшькәчә балалар арасында;
3.  15 – 18 яшькәчә үсмерләр арасында;

  1. 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында.
  2. “Әниләр турында җырлар башкару”:

1.4-7 яшькәчә балалар арасында;
2.  8 – 14 яшькәчә балалар арасында;
3. 15 – 18 яшькәчә үсмерләр арасында;

  1. 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында.

3.2  Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар билгеләнәчәк.

  1. Конкурста катнашучыларга таләпләр:

4.1 Конкурста Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала.
4.2 Конкурста катнашучы  “Конкурс номинацияләре” шартларына туры китереп, әнисе турында үзе иҗат иткән, яисә башка авторның  шигырен сөйләп, яисә җыр башкарып, аны видеога яздыра һәм инстаграмга урнаштырырга тиеш.

4.3 Конкурста катнашу өчен әлеге Нигезләмәнең 5 нче бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп, видео һәм язмаларны #әниемкочагы2021 хештегы белән билгеләп, @tatarcongress, @gulnazshayhi , @endzhe06 аккаунтларына язылып,  инстаграмга урнаштырырга тиеш.
5. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре

5.1 Конкурска тәкъдим ителүче хезмәт (шигырь, җыр) видеога яздырыла.

5.2 Конкурста катнашучы әниләр турында язылган әсәрләрне укыганда авторын әйтергә тиеш.
5.3 Катнашучы видеоларны #әниемкочагы2021 хештегы белән билгеләп, @tatarcongress, @gulnazshayhi , @endzhe06 аккаунтларына язылып, инстаграмга урнаштырырга тиеш. Видео астына катнашучы үзенең яшен, исем-фамилиясен һәм кайдан булуын язу таләп ителә.

Бу мәгълүматлар язылмаса, конкурстан төшеп кала!!!

5.4  Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң алынган конкурс эшләре каралмый.
5.5. Конкурска старт 2021нче елның 17 нче февралендә бирелә һәм 3 нче мартта тәмамлана.
5.6. Оештыручылар җиңүчеләрне сайлап ала. Җиңүчеләрнең исемнәре Бөтендөнья татар Конгрессы сайтында һәм инстаграмында 8 нче матртта игълан ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү көне шулай ук Конгресс сайтында һәм инстаграм аша аерым хәбәр ителәчәк.
5.7 Конкурска җибәрелгән эшләрне оештыручылар Конгрессның сайтына, шулай ук инстаграм битенә куярга хокуклы.

5.8. Җиңүчеләрнең видеолары һәм оештыручылар уңышлы дип тапкан видеолар, конкурс тәмамланганнан соң сайтта урын алачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*