tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әнвәр Шәрипов: Татарлар үзләрен Галәм кешеләре дәрәҗәсендә хис итәргә тиешләр
Әнвәр Шәрипов: Татарлар үзләрен Галәм кешеләре дәрәҗәсендә хис итәргә тиешләр

Әнвәр Шәрипов: Татарлар үзләрен Галәм кешеләре дәрәҗәсендә хис итәргә тиешләр

Татар халкының үсеш стратегиясе буенча матбугатта фикер алышуларда бик кыйммәтле фикерләр әйтелә: татар университетын ачу һәм гамәлгә кую, авылларны саклап калу, татар элитасын булдыру һәм башкалар. Мин аларга кушылам: әйе, болар барысы да кирәк. Ләкин, минем уемча, болар әлеге мәсьәләнең бары бер ягы, тышкы, материаль ягы гына. Ә мәсьәлә шактый катлаулы; аның әле материаль  булмаган ягы, эчке ягы да бар. Бу як  кешенең  аңы, рухи дөньясы, фикерләү рәвеше, аның психикасы белән бәйле. Әгәр без үзенең аңы, аңламы белән рус менталитетына юнәлгән, үзе татар чыгышлы (яки ярым татар булган) бүгенге ата-анага “Балаңны татарча укытырга кирәк” дип әйтәбез икән, бу  стенага борчак аткан кебек кенә булачак. Ни өчен? Чөнки без кешенең аңы, дөньяны аңламы, инстинкты белән эшләмибез.

Бу фикер алышулар “Мин кем, татар булмагач…” дигән шигар астында уза. Минемчә, лозунг үзе үк  дөрес алынмаган. Бу татар кешесе фикерләвеннән чыгып язылган лозунг түгел; ул рус менталитетын чагылдыра торган, рус халкына хас фикерләүгә таянып эшләнгән лозунг. Дәлил кирәкме? Рәхим итегез: монда безгә XX гасырның бөек галиме-философы Г.Д. Гачев хезмәтләре ярдәмгә килә. “Национальные образы мира» дигән китабында ул һәр халыкның менталитетын  Космо-Психо-Логос  триадасына  (ягъни, өч сыйфатка – халык яшәгән географик тирәлекнең, халыкның үз табигате- холкының һәм аның фикерләү рәвешенең органик берлегенә) таянып аңлата. Шул китапның “Космософия  России и русский логос” (“Россиянең җирле табигате һәм рус халкының фикерләү рәвеше”) дигән бүлегендә  галим рус халкына хас фикерләү рәвешен түбәндәгечә аңлата (тулырак аңлашылсын өчен, өзекне үзе язганча, рус телендә китерәбез): “В силовом поле этих 3-х сверхличных субстанций-субъектов русского бытия (Космо-Психо-Логос күз алдында тотыла – Ә.Ш.) бъется Логос русской Личности: Пушкина, Достоевского, Федорова, Горького, Бердяева… – с “мукой понять непонятное” и “объять необъятное”. Тут есть свои общие черты. Если формула логики Запада, Европы (еще с Аристотеля): ЭТО ЕСТЬ ТО (“Сократ есть человек”, “Некоторые лебеди белы”), то русский ум мыслит по формуле: НЕ ТО, А… (ЧТО?)…

  • Нет, я не Байрон, я другой (Лермонтов).
  • Нет, не тебя так пылко я люблю (Лермонтов).
  • Нет, я не дорожу мятежным наслажденьем (Пушкин).
  • Не то, что мните вы, природа (Тютчев).
  • Не ветер бушует над бором (Некрасов).

Русский ум начинает с некоторого отрицания, отвержения (в отличие, например, от немецкого: отрицание – второй такт в триаде Гегеля, но начало развертывания мысли – “тезис” = положительное  утверждение), и в качестве “тезиса-жертвы” берется некая готовая данность, с Запада, как правило, пришедшая (“Байрон” у Лермонтова, те рассудочники, кто мнят, что природа – “бездушный лик”, у Тютчева), или клише обыденного сознания… Оттолкнувшись в критике и так разогревшись на мысль, начинает уже шуровать наш ум в поиске положительного решения-ответа. Но это дело оказывается труднее, и долго ищется, и не находится чего-то четкого, а повисает в воздухе вопросом. Но сам поиск и его путь – уже становятся ценностью и как бы ответом.

По этой же логике и “Война и мир”: не Наполеон, а Кутузов; и установка Достоевского: не Рим, социализм-атеизм, а … “народ-богоносец”?… Даже ракета недаром у нас изобретена. Ее принцип движения – самоотталкивание (= национальная самокритика): тоже “не то, а…”, “От самой от себя у-бе-гу!..” (Гачев Г.Д. Национальные образы мира: Курс лекций. – М.: Издательский центр “Академия”, 1988. – 222 б.).

Шулай итеп, “Мин кем, татар булмагач…” рус кешесенең фикерләү үзенчәлеген күрсәтеп тора. Русча фикерләүгә таянып, андый фикерләү рәвешен лозунг итеп алып, татар халкының стратегиясен тудырып буламы?  “Мин кем, татар булмагач…” сүзләрен лозунг итеп аңлы рәвештә куйганнардырмы, кем уйлап чыгаргандыр, анысы  билгесез…

Ә татар халкының фикерләү рәвеше ничек соң? Минемчә, ул, Г.Д. Гачев фикерләгәнчә, Европа халыкларыныкы кебек “ЭТО ЕСТЬ ТО”, ягъни “Мин – татар!” булырга тиеш. Бернинди боргалану-сыргаланусыз, туп-туры, маңгайга бәреп әйтә торган лозунг булырга тиеш: “Мин – татар!”

Татар халкының фикерләү рәвешенең ничеклеге мәсьәләсе әле, белүемчә, бездә ныклап өйрәнелмәгән. Һәм аңа бер-ике сүз белән генә җавап биреп тә булмый. Мин, мәсәлән, “Татар акылы төштән соң”, “Татар башын татар ашар”, “Брат братның көтү көтүенә рад” кебек мәкальләр халкыбызга дошман кавем тарафыннан чыгарылган, дигән фикердә торам. Мондый мәкальләр татарны кимсетүне күздә тотып чыгарылган.

Тагын бер момент. 16нчы гыйнварда Арчада шушы стратегиянең эскизы турындагы киңәшмәдә Татарстанның Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев болай дип сөйләгән (”Безнең гәҗит” буенча китерелә: 2019 ел, 23 гыйнвар саны): “Бу стратегия татар халкы өчен генә түгел, бүтән милләтләр өчен дә, без Русиядә яшәгәчтен, иң беренче чиратта урыс халкы өчен дә. Чөнки алар – безнең кебек төп нәсел, аларның саны бермә-бер күбрәк. Без бердәм булдык”.

Бу фикерне, чыннан да, аңлавы кыен. Ничек инде ул, без татар халкының үсеше стратегиясен булдырырга исәплибез, ә ул “иң беренче чиратта урыс халкы өчен” икән! Нигә “иң беренче чиратта” татар өчен түгел?! Нигә без “урыс халкы өчен” стратегия  язабызмыни? Татар халкының үсеш стратегиясе безнең күршеләребез рус, чуаш, мари, мордва һәм башка халыклар өчен икенче чиратта булырга тиеш ләбаса. Аннан соң Васил Шәйхразиев болай дип тә өстәгән: “Владимир Владимирович, илкүләм лидер буларак, Русиядә яшәүче халыклар өчен стратегия кабул итте. Без аны карадык. Ул безнең стратегиягә бик матур гына бара. Андагы маддәләр белән безнеке дә бәйләнә…”

Ә менә “Звезда Поволжья» газетасы редакторы Рәшит Әхмәтов исә бу фикер белән килешми һәм мин дә Р. Әхмәтов фикерен яклыйм. Татар халкының үсеш стратегиясе үзе мөстәкыйль стратегия булырга тиеш; нинди дә булса башка милләт стратегиясе белән бәйләнештә, яки аңа яраклашып язылырга тиеш түгел. Бу турыда Рәшит Әхмәтов татар стратегиясе белән рус халкы стратегиясе хәзерге заманда бер-берсе белән принципиаль рәвештә аерыла, бер-берсенә туры килә алмый, дип яза. “Русларның нинди стратегия сайлап алулары рус халкының үз ихтыярында. Татарлар аңа тыкшына алмыйлар. Татарлар рус халкы белән, алар гадел җәмгыять төзегән очракта гына, бергә бара алалар; әгәр руслар, элекке кебек, гаделлеккә түгел, ә  мәҗбүр итүгә нигезләнәләр икән, татарлар алардан аерылалар”,- дип язды  (“Звезда Поволжья” газетасы, 2018 ел, № 41 (912) сан). Ә аннан алдарак, шул ук газетаның 2018 ел, №40 санында Рәшит Әхмәтов болай  язган иде: “Татарларның төп мәсьәләләренең берсе – рус дөньясы белән нинди мөнәсәбәттә яшәү. XXI гасырда “өлкән агай” белән “кече агай” мөнәсәбәтләре хәтта көлке тоела. Ә татар халкының пассионар импульсын күздә тотканда, андый мөнәсәбәт дөрес тә түгел. Никадәр генә парадокс булып күренмәсен, хәзер Россиядә “өлкән агай” роле татарларга күчеп бара”.

Гомумән алганда, Рәшит Әхмәтов татар стратегиясенең нинди булырга тиешлеге турында бик кирәкле, тирән һәм оригиналь фикерләр әйтә. “Звезда Поволжья» газетасының һәр санында ул үзенең фикерләрен язып бара. Мин аның фикерләре белән килешәм: алар бик кыйммәтле фикерләр. Шуңа күрә  биредә аларның кайберләренә тукталып та китәм.  Ул болай яза:  “Русская и татарская культура сейчас находятся в состоянии все более усиливающейся дивергенции, расхождения, несовместимости,  – дип дәвам итә Р. Әхмәтов.  – Татарское общество по мере его исламизации становится все более трезвым, например. В русском обществе процветает пьянка. Пьянство есть часть традиционной русской культуры (“Веселие на Руси есть питие”), но это не часть татарской культуры. Пьянство среди татар уже в значительной мере рассматривается как неприемлемый образ жизни” (Стратегия – 4. “Звезда Поволжья”, 2018 ел, № 42 (913)).

Р. Әхмәтов рус стратегиясе белән татар стратегиясе арасындагы  башка аермаларны да күрсәтә. Ул, мәсәлән, Россия җәмгыятенең, аның тарихының эмоциональ характерда, ә татар җәмгыятенең рациональ характерда, хәтта рухи-рациональ, ягъни зирәк характерда икәнлеген әйтә. Татар җәмгыятен ул  гомумән “оптимистик һәм кояшлы” дип, ә рус культурасын депрессив, рухи яктан төшенке,  дип атый. Татар һәм рус культураларының үзара мөнәсәбәтен ул Кояш белән Ай мөнәсәбәте рәвешендә күрә. Рус мәдәнияте татарлардан күп нәрсәләрне үзләштерде, шуңа күрә сакланып калды да. Хәзер инде татар мәдәниятенә чират җитте, ул үзен күрсәтергә тиеш”  (Стратегия – 3 // Звезда Поволжья, 2018 ел, № 41 (912)).

Күрәбез, бу фикерләр  инде  Васил Шәйхразиев фикерләре белән туры килми. Р. Әхмәтов “Иң элек татар халкы үзен ирекле һәм бәйсез итеп тоярга тиеш. Бары шул вакытта гына ул үзенең бәйсез стратегиясен төзи ала,”- дигән фикердә тора. Ул болай ди:  “И политика “старшего брата” по отношению к татарам есть архиреакционный и мракобесный пережиток. Попытки навязать им любую чужую культуру есть, по сути, фашизм…”. Татар халкының стратегиясе русларның стратегиясе белән тигез хокуклы һәм бертигез кыйммәткә ия булырга тиешлеген яклап чыга. Әгәр татар стратегиясе Россия дәүләтенең бүгенге милли политикасы стратегиясенә бәйле рәвештә языла икән, ул инде татар халкын берләштерә торган түгел, ә татарларны дезинтеграцияләүгә  китерә торган документ булачагын әйтә (Звезда Поволжья. 2018 ел, № 42 (913)).

“Стратегия – 6” мәкаләсендә (Звезда Поволжья. 2018 ел, № 44 (915)) Р. Әхмәтов “Татарлар үз мәнфәгатьләрен башка халыкларга  көчләп тагарга тиеш түгелләр. Тарих безгә тыныч юл белән, эволюцион алым белән эшләнгән гамәлләр ахыр чиктә, көчләп, революцион алымнар белән эшләнгәннәргә караганда, уңышлырак икәнлеген исбат итә”, – дип яза. Ул шулай ук  дөнья аренасына чыгу өчен татар зыялыларына башта рус мәдәниятенә ориентлашып, аның аша дөнья аренасына чыгарга тырышуларының дөрес түгеллеген, ә дөнья мәдәнияте белән турыдан-туры элемтә урнаштырырга кирәклеген яклап чыга.

Р. Әхмәтовның  тагын бер актуаль фикеренә тукталмыйча мөмкин түгел.“Татар стратегиясенең иң төп моменты – татарларның рухи дөньясында революция (үзгәреш) булырга тиеш, – дип яза ул. – Татарлар үзләрен ирекле иҗат кешесе, рухи яктан азат итеп тоярга тиешләр. Бу һәр татар кешесенең үзенең шәхси карары булырга тиеш. Кешеләр аңындагы мондый үзгәрештән соң  материаль өлкәдә дә үзгәртеп коруларны башларга мөмкин булачак.

Татарлар үзләрен Галәм кешеләре дәрәҗәсендә хис итәргә тиешләр. Үзләренең бурычларын алар кешелек дөньясының  өченче меңъеллыгындагы  дөньякүләм мәсьәләдә – кешеләр аңында җиһани үзгәреш – Көнчыгыш һәм Көнбатышта барлыкка килгән казанышларны берләштерүче югары әхлаклы цивилизация барлыкка китерүдә күрергә тиешләр. Чын мәгънәсендәге евразиялеләр алар – татарлар. Көнчыгыш белән Көнбатышны берләштерү – өченче меңъеллыкның төп мәсьәләсе” (Стратегия – 7 //Звезда Поволжья, 2018 ел, № 45 (916)).

Әйе, чыннан да безгә Татарстан яки Рәсәй масштабында гына түгел, ә Рәшит Әхмәтов язганча, бөтен җир шары, галәм масштабында уйлап-фикерләп стратегия төзергә кирәк. Ә бит тарихта андый җәмгыятьләр булган һәм алар зур уңышларга да ирешкәннәр. Монда безгә, бәлки, безнең эраның I – III  гасырларында ук үзләренең югары культуралы цивилизациясен барлыкка китергән безгә кардәш майя халыкларын искә алырга кирәктер. Көньяк-көнчыгыш Мексика  территориясендә  яшәгән майя халыклары (сиу, хока, юки һ.б. кабиләләр), Ю.В.Кнорозов һ.б. галимнәр язганча, үз тормышларында беренче урынга, безнең хәзерге җәмгыятьтәге кебек, материаль байлыкны түгел, ә рухи дөньяны баету максатын  куйганнар, үзләре табынган аллаларны ачуландырмаска, аларның кәефен бозмаска тырышканнар, бөтен кешеләрнең әхлаклы, тәртипле, намуслы яшәве өчен көрәшкәннәр. Алга куелган мондый максат аларга материаль тормышта да уңыш китергән: алар джунгли уртасында, агачларны кисеп-чистартып, искиткеч матур шәһәрләр салганнар, үзләренең алфавитларын булдырганнар, рәсем сәнгатен барлыкка китергәннәр һ.б. Биек-биек пирамидалар төзегәннәр. Үзәк шәһәрләренең берсе Тикальдә, мәсәлән, VII – IX гасырларда өч меңнән артык бина булган, 40 – 45 мең кеше яшәгән. Академик Ә. Кәримуллин болай яза: “Мин майя, ацтек, инк кабиләләренең, кешелек җәмгыятенең прогрессын тизләтә торган тимер эшкәртү, тәгәрмәч, чүлмәк ясау эшләрен белмәгән хәлдә, зур культура памятниклары барлыкка китерүләренә – күләмнәре ягыннан египет пирамидаларыннан ким булмаган гигант пирамидалар төзеп калдыруларына таң калам” (А.Каримуллин. Прототюрки и индейцы Америки по следам одной гипотезы. – М.: Инсан, 1995. –  33 б.). Һәм шунысы мөһим: Ә. Кәримуллин майя телләре лексикасы белән безнең татар теле лексикасы арасында охшашлыклар, уртак моментлар таба: икесе өчен дә уртак булган дистәләрчә сүз китерә.

Мәсьәләгә шушы яктан да килеп карасак, безгә аналитик психологиягә нигез салучы Швецария философы К.Г. Юнг (1875 – 1961) хезмәтләре ярдәмгә килә. Аның  аңлатуы буенча, кешедә  аңга буйсынмый торган, аң төпкелендәге өч дәрәҗәдәге тоемлау (“подсознательное”, инстинкт) була. Аның беренчесе – гомуми тоемлау, үзеңне кешелек коллективы вәкиле итеп тоемлау: мин – кеше; мин – хайван түгел, агач түгел, таш түгел һ.б. Өченче тоемлау – шәхси тоемлау: мин үз әти-әниемнең баласы, башка ата-ананыкы түгел. Беренче һәм өченче тоемлау арасында икенче тоемлау барлыкка килә: “Между “индивидуальным бессознательным” и “коллективным бессознательным” пролегает “этническое бессознательное”, которое передается из поколения в поколение”, – дип язалар галимнәр.  Бу –  милли тоемлау: “Мин – татар! Мин – чуаш түгел, мари түгел, грузин түгел, рус түгел!” Безнең өчен бүген иң мөһиме – шушы милли тоемлауны булдыру.

Бер фәнни конференциядә бу күренешне, һәр тоемлауга шартлы рәвештә очколар биреп, түбәндәгечә аңлаттылар: 1) “мин – кеше, агач түгел, таш түгел…” дигән тоемлауга 100  очко куйдылар; 2) “мин – татар, мин – чуаш түгел, мари түгел” тоемлавына 50 очко куйдылар; 3) “мин – үз әти-әниемнең баласы” тоемлавына – 25 очко. Шулай итеп, үзен “мин – үз әти-әниемнең баласы, мин – татар милләте вәкиле һәм мин – кеше” дигән тоемлауларның барысын җыйганда – барлыгы 175 очко килеп чыга. Бу – үзен  татар кешесе дип санаган кешенең очколары. Ә инде әгәр башка милләт кешесенә кияүгә чыгасың,  яки өйләнәсең икән, – синең балаңда бу сан, бу баланс бозыла. 1нче дәрәҗә (“мин – кеше”) – 100 очко үзе кала. 2нче дәрәҗә (“мин – татар”) – 50 очко бозыла, аңа тагын 50 очко кушыла – 100 була, чөнки бу бала инде  бер милләт вәкиле баласы гына түгел, ә катнаш никах баласы, үзендә ике милләт менталитетын йөртә торган бала. 3нче дәрәҗә (“мин – үз әти-әниемнең баласы”) – 25 очко шул килеш кала. Шулай итеп, катнаш никахтан туган балада 225 очко барлыкка килә. Бу хәтле очконы үзендә тою һәм аны  гомер буе үзендә “күтәреп йөрү” бу балага авырга туры килә. Шуңа күрә ул үзен таянычсыз, ышанычсыз итеп сизә: ул кая карарга да, кем ягына авышырга да белми – әтисе ягынамы, әнисе ягынамы. Нәкъ менә шушында инде милли хис, “мин – татар!” дигән  тоемлау-инстинкт та һәм милләт үзе дә юкка чыга; үз милләтенә битараф-ят кеше, ягъни космополит барлыкка килә.

Аңлатырга иде менә шуларны “Нәрсәгә кирәк минем балама татар теле?!” дип йөрүче татар ата-аналарына, яки катнаш никахка керүчеләргә!

Югарыда язылганнарга таянып, минем үземнең дә  конкрет тәкъдимнәрем бар.

  1. Бүгенге татар кешесенең аң төпкелендә милли тоемлауны булдыру проблемасы безнең психолог галимнәр тарафыннан фәнни яктан тирәнтен өйрәнелергә, тикшерелергә тиеш. Галимнәр шул тоемлауны булдыруның программасын, механизмын эшләргә тиешләр. Шул программаны интернетка куеп һәм кәгазьдә күпләп бастырып, бөтен татар гаиләсенә, бөтен татарларга җиткерергә кирәк. Бу – галимнәр эше. Шушы механизмны эшләү буенча психолог һәм философ галимнәрдән махсус бер төркем оештыру сорала. Бу, әлбәттә, бер айлык яки бер еллык кына эш түгел. Ул күпмегә сузылыр, –  әлегә әйтеп булмый. Сузылса – сузылыр, әмма, минем фикеремчә, киләчәктә без беренче чиратта  нәкъ менә шул юнәлештә  эшләргә, һәр татарның милли тоемлавын булдыру, аны дөрес формалаштыру  өлкәсендә эш алып барырга  тиешбез.
  2. Икенче тәкъдимем – «Звезда Поволжья» газетасының баш редакторы Рәшит Әхмәтовның фикерен куәтләүдән тора. Ул болай яза: “Татар халкының төп проблемасы шул – 500 елдан артык вакыт репрессия машинасы астында яшәү нәтиҗәсендә, аңарда бик тирән курку хисе җыелып килгән. Бу курку иллюзор характерда; бүгенге татарда бу хис шул тирән куркуның инерциясе рәвешендә яши, – аны җиңәргә кирәк. Киләчәктә татарлардагы шушы курку инерциясен җиңүгә юнәлтелгән чаралар эшләнергә һәм ул чаралар татар халкының үсеш стратегиясенә дә кертелергә тиеш. Бу чаралар татар халкының киләчәктәге үсешенә кирәкле булган иң беренче фундаменталь адым да булырга мөмкин. Ә моңа үзләрендәге шундый курку инерциясен җиңгән халыкларның тарихи эш тәҗрибәләрен өйрәнү юлы белән ирешелә”(Стратегия-15 //Звезда Поволжья, 2019 ел, № 5 (924)).

Рәшит Әхмәтовның бу фикерен яклап, мин монда да психолог галимнәрнең тырышлыгы кирәк, дип әйтәсем килә: бүгенге татар аңындагы бу милли куркаклыкны ничек бетерергә? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? XXI гасырда, интернет чорында куркып яшәү нигезлеме? Психологлар безгә шушы сорауларга да җавап әзерләргә, татарлардагы милли куркуны бетерә торган механизмны эшләргә тиешләр, дип уйлыйм. Һәм бу, минемчә, бик тиз, ягъни берничә елда гына эшләнә торган эш түгел. Татарларга курку хисе ничә буын дәвамында мәҗбүриләп сеңдерелгән икән, ул хисне бетерү дә берничә буынга сузылырга мөмкин. Шуңа күрә безнең бу стратегия дә киләчәккә юнәлтелеп эшләнелә; куркуны бетерүгә юнәлтелгән чаралар да берничә елга планлаштырылырга мөмкин. Әмма шушы курку хисен бетерми торып, һәр татар кешесе үзен рухи яктан ирекле итеп сизә башламый торып, минемчә, без төзи торган әлеге стратегиядән  зур һәм уңай нәтиҗә көтеп булмый.

  1. Татарстанда татар теленең дәрәҗәсен күтәрергә; моның өчен Интернетның бөтен мөмкинлекләрен файдаланырга. Бу өлкәдә безгә Казакстан тәҗрибәсен үзләштерү ярдәм итәчәк. Алар Казакстанда казак теленең дәрәҗәсен күтәрә алганнар, приоритетлыгын булдырганнар. Казак теленең дәрәҗәсен күтәрү өлкәсендә Казакстан күләмендә җиде Дәүләт программасы кабул ителгән. Бу турыда филология фәннәре докторы, Астанадагы Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия университеты профессоры Ш.К. Жаркенбекова түбәндәгеләрне язып чыкты: “Без бүген казак теле дәрәҗәсенең ныгаю-көчәюен, престижы үсүен һәм аны өйрәнүне генә түгел, ә аны көндәлек тормышта куллануны мотивлаштыруның да үсү тенденциясен күзәтәбез… Бер төркем Казакстан галимнәре башкара торган  фәнни проект кысаларында, Казакстан Республикасы коммуникациясенең төрле өлкәләрендә (медиакиңлектә  (СМИ, интернет), эш кәгазьләре (канцелярия эшләрен алып бару), мәгариф һ.б. өлкәләрдә) төрле телләрнең кулланылу дәрәҗәсе өйрәнелде. Шул тикшерүләр нәтиҗәсендә, илебездә телләрнең хәзерге көндәге торышын һәм үсешен күрсәтүче төп тенденцияләр ачыкланды: дәүләтнең төрле учреждениеләрендә (министрлыклар, комитетлар, дәүләт белән идарә итү һәм җирле үзидарәләрдә, һ.б.) эш кәгазьләрен алып баруның рус теленнән казак теленә күчү эшләре сизелерлек активлашты. Әгәр 2006 елда эш кәгазьләрен казак телендә алып баруның тоткан урыны 32,7% булса, 2010 елда аның тоткан урыны 80% булды, ә 2013 елда 86% ка җитте. Төрле компанияләр җитәкчелеге үз хезмәткәрләрен казак теленә укытуга күбрәк игътибар бирә башладылар: күп кенә компанияләрдә хезмәткәрләр өчен махсус укыту курслары ачылды” дип яза һәм болай дип дәвам итә: Интеграция языков в сферу глобальных инфосистем, полноправное представление их в Интернете (возможность читать на нем новости, художественную и специальную литературу, общаться посредством электронной почты, мессенджеров, голосовой связи и т.д.) становится одним из приоритетных направлений в области национально-языкового строительства Республики Казахстан. Полученные данные свидетельствуют о тенденциях укрепления позиций казахского языка в казахстанском виртуальном пространстве. Примером этому служит появление различного рода казахоязычных блог-платформ, инфо-ресурсов, веб-сайтов, интернет-услуг, развитие казахской версии Интернет-энциклопедии «Википедия», казахского языка в онлайн проекте «Google Translate+Kazakh», виртуальных библиотек, архивов и электронных книг и мн. др. Проект «Казакша Уикипедия» или «WikiBilim» направлен на повышение количества и качества статей в казахской части онлайн-энциклопедии. Масштабным событием в Интернет-пространстве является внедрение проекта наполнения сайта Wikipedia казахоязычным контентом. Это свидетельствует об эффективности политики расширения сфер использования государственного языка в разных коммуникативных сферах, в том числе и в Интернете».

Әлбәттә, Казакстан – мөстәкыйль дәүләт. Ә без, татарлар, Россия эчендә яшибез; шулай булуга да карамастан, безгә алардан үрнәк алу зыян итмәс иде. Алардагы вәзгыять белән бәйле рәвештә, бездә телевидение өлкәсендә бер стратегик максат барлыкка килә: безгә Мәскәүдәге бөтенсоюз каналлары арасында бер татарча канал булдыруга ирешергә. Ул канал тапшыруларны тәүлек буе бары саф татар телендә генә алып барсын иде. Без, татарлар, Россиядә халык саны ягыннан руслардан кала икенче урында торабыз. Димәк, без мондый канал булдырырга хокуклы, дигән сүз.

Биредә тагын шуны әйтергә кирәк: Казакстанда өч телне (казак, рус, инглиз телләрен) өйрәнү алга сөрелә. Профессор Ш.К. Жаркенбекова болай ди: “Бездә телләр белүче шәхеснең яңа тибы, өч  (башлыча казак, рус һәм инглиз), яки күбрәк телләрдә иркен сөйләшүче кеше – полилингва формалашып килә; моңа укыту системасына өч телне өйрәнүгә юнәлдерелгән реформалар үткәрү этәргеч бирде. Күп телләрне өйрәнүгә юнәлдерелгән әлеге Казакстан моделе үткән тарихтагы факторларны да,  илебез алдына куела торган стратегик бурычларны да исәпкә алып төзелде.

Казакстан мәгариф системасына күп телләрне өйрәнү моделен кертү киләчәктә яңа типтагы шәхесне – берничә телне яхшы белүче, төрле культуралар янәшә яшәгән җәмгыятьтәге мәсьәләләрне чишәргә, гамәлгә куярга һәм хәл итәргә сәләтле, үз халкының, янәшә халыкларның һәм бөтен дөнья халыклары мәдәниятләрен яхшы белүче шәхесне тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк, дип уйланыла” (Ш.К. Жаркенбековадан өзекләр аның «Этноязыковые процессы, языковые реформы и потенциальные возможности развития языков в Республике Казахстан» дигән мәкаләсеннән алынды // Сохранение и развитие родных языков в условиях многонационального государства: проблемы и перспективы: материалы Международного науч.-практ. форума. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2018. – 58-59 б.).

Безнең Татарстанда да укыту системасына өч телне (татар, рус һәм инглиз телләрен) укытуны кертү проекты булган. Бу турыда Р. Әхмәтов болай яза: “1990нчы елларда Минтимер Шәймиев Татарстанда өч дәүләт телен – татар, рус һәм инглиз телләрен кертүне тәкъдим иткән иде. Бу – дөрес тәкъдим иде; кызганыч – ул кертелмәде. Татарстаннан куылган татар-төрек лицейлары укучыларга инглиз теленнән менә дигән белем бирделәр; предметлар Оксфордта төзелгән инглиз телендәге дәреслекләр буенча укытылды һәм анда керергә конкурс та бер урынга 70 кеше иде. Һәм җинаятьчелек тә аларда – ноль иде. Аларда укучыларның 20 проценты – рус балалары иде” (Стратегия – 6. // Звезда Поволжья, 2018 ел, № 44 (915)).

  1. Милли мәгариф системасын булдырырга. Иң элек татар балаларына БДИны татар телендә бирдерүгә ирешергә кирәк. Татар университеты ачарга. Һәр районда 1990 еллардагы кебек, бер яки берничә үрнәк татар гимназияләре, татар мәктәпләре ачарга; аларда татар теле һәм әдәбиятын 1 – 11 сыйныфларда җитәрлек дәрәҗәдә, тирәнтен укытып, калган фәннәрне рус һәм инглиз телләрендә укытырга. Алардагы укытучылар коллективын да, конкурс ясап, иң яхшы, иң талантлы укытучылардан гына оештырырга һәм  укытучыларга хезмәт хакын аена 70-80 мең итеп билгеләргә (әгәр дәүләт алай тәэмин итә алмый икән, андый хезмәт хакын даими түләп тору өчен спонсорларны җәлеп итәргә кирәк). Әлбәттә, бу тормышка ашмаслык хыял булып та тоелырга мөмкин; ләкин, әгәр бу эшкә Татарстан хөкүмәте алына икән, бу ерып чыга алмаслык гамәл булмаячак.
  2. Безнең киләчәгебез булган яшь буында (балалар бакчаларына йөрүче балаларда, мәктәптә һәм вузда укучыларда) һәм хәтта өлкән яшьтәге кешеләрдә дә үзенең татар милләте вәкиле булуы белән горурлану хисе тәрбияләргә. Балаларны Ватан сугышында батырлык күрсәткән татар сугышчылары, Советлар Союзы геройлары (Фәндәс Сафиуллин язганча, 161 татар солдаты Советлар Союзы Герое исемен алган) – дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов) белән Газинур Гафиятуллин, бер айдан артык Брест крепостен фашистларга бирмичә саклаган майор П.М. Гаврилов, фашистлар тарафыннан бозда катырылып үтерелгән генерал Д.М. Карбышев, беренче булып Рейхстагка җиңү байрагы элгән Гази Заһитов, герой-шагыйрь Муса Җәлил, фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән полк командиры, шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй һәм бик күп башка геройлар үрнәгендә тәрбияләргә.
  3. Николай Рерихның ”Красота спасет мир!” дигән фикерен алга алып, һәр елны Татарстанның һәр районында һәм шәһәрендә (шул исәптән, Россия Федерациясенең татарлар яшәгән шәһәрләрендә дә) ике турдан торган “Татар кызы” һәм “Татар егете” дигән конкурсларны даими үткәрергә. Беренче тур – районнарда һәм шәһәрләрдә. Икенче тур – бөтен татар халкы күләмендә, Казанда. Бу конкурсларны хакимиятнең финанславына ирешергә кирәк.

7.”ТНВ-Планета” каналында һәм Татарстанда оештырыла торган башка каналларда даими рәвештә түбәндәге тапшыруларны оештырырга:

  • Аена бер тапкыр гына булса да “Әйдә, өйләнешәбез!” дигән тапшыру булдырырга (андый тапшыру заманында бар иде). Аларда бары тик татар егете белән татар кызының өйләнешүен генә пропагандаларга. Катнаш никахларны, гыйбрәт алу өчен генә булса да, күрсәтмәскә.
  • Ике атнага бер тапкыр гына булса да, “Иртәнге аш”, “Төшке аш”, “Кичке аш” кебек татар телендә тапшырулар оештырырга. Аларда бары милли азык һәм ашларны гына пропагандаларга (“Кичке аш” тапшыруы бар иде, кая югалды ул?). Безнең, мәсәлән, “чөгендерле катык” кебек ашларыбыз бар иде. Ашказаны һәм эчәкләр өчен никадәр файдалы иде ул! Шундыйларны искә төшерик һәм пропагандалыйк. Юныс Әхмәтҗанов кебек пешекчеләребезнең китапларын интернетка куярга, яңадан бастырып чыгарып, халкыбыз арасында пропагандаларга. Чит милләтләрдән кергән пицца, ролл, чипсы, шарлотка һ.б.  кебек азыклар белән артык мавыкмаска.
  • Һәр мәдәният йорты каршында, радио һәм телевидение тапшырулары редакцияләрендә эстрада җырчылары өчен “сыйфат комиссиясе” булдырырга һәм җырчыларны шул комиссия  рөхсәтеннән башка сәхнәгә чыгармаска. Һәр җырчының концерт программасын “энә күзеннән” үткәрергә. Беренчедән, сәхнәгә ярым шәрә рәвештә чыгармаска, ничек киенүләрен көчле контрольгә алырга; аларның киемнәре аша халкыбызга  милли киенү рәвешен, милли киемнәрне пропагандаларга. Икенчедән, безгә һәр җырчының программасына игътибарлы булырга кирәк. Барыбыз да күреп торабыз: халык җырлары онытылып бара. Бүгенге бер-берсенә игезәк кебек охшаш, бер көнлек җырлар белән татар халкында горурлык хисен тәрбияләп булмый. Аның өчен эстрада җырчылары, минемчә, халкыбызның рухын чагылдыра торган халык җырларын да җырларга, пропагандаларга тиешләр. Мәсәлән, әгәр җырчы ике җыр җырлый икән, аның берсе бүгенге көн җыры булса (бии-бии, боргалана-сыргалана һ.б.), икенчесе мәҗбүри рәвештә татар халык җыры булырга тиеш; әгәр дүртне  җырласа, аның икесе татар халык җыры булырга тиеш (халкыбызның күңелле җырлары да, шаян такмаклары да бар бит!). Әгәр татар халык җырын җырлый алмый икән, андыйларны сәхнәгә  чыгармаска. Моны катгый итеп куярга кирәк; шул чагында гына халкыбызның эстетик зәвыгын боза торган “шырды-бырды” җырларны башкаручылар да теләсә нәрсә җырламаслар иде. Монда бөек Тукаебызның түбәндәге сүзләрен дә истән чыгармаска тиешбез:

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел, мәгънәсе юк көлке, уен.

  1. Татарстан китап нәшриятына: а) Нәкый Исәнбәтнең “Балалар фольклоры” (соңгы тапкыр 1984 елда басылды) һәм “Нәниләр шатлана” (соңгы тапкыр 1967 елда басылды) китапларын зур тираж белән (бәлки, 40 -50 мең данә белән) яңадан бастырып чыгарырга һәм аларны Татарстандагы барлык балалар бакчаларына таратырга (рус телендәге балалар бакчаларына бу китапларны русчага тәрҗемә итеп бастырырга һәм таратырга); интернетка куярга. Балаларны шул китапларда китерелгән татар уеннары уйнатып тәрбияләргә; б) сигез томлык “Татар әдәбияты тарихы”ның томнарын бер мең 500 данә итеп кенә түгел, ә аны һәр татар зыялысына җитәрлек күләмдә яңадан, бәлки 40-50 мең данә итеп бастырып чыгарырга һәм барлык шәһәр, авыл, вуз  китапханәләренә таратырга. Югыйсә, сигез томлы “Татар әдәбияты тарихы”ның моңарчы басылып чыккан томнарын Татарстан Мәгариф министрлыгы бары татар мәктәпләренә генә тараткан, ә вуз китапханәләре, вуз укытучылары, шәһәр һәм авыл китапханәләре алар төзегән исемлеккә кертелмичә калган. Ул томнар ни өчен җитәрлек санда китап кибетләренә сатуга чыкмады? Нәтиҗәдә бүген безнең Чаллы дәүләт педагогика университетының фәнни китапханәсендә дә, безнең университет укытучыларында да, Алабуга, Уфа институтларында да моңарчы басылган 1, 2, 3, 4, 5нче томнар юк; без, вуз укытучылары, үзебез татар әдәбияты тарихын укытсак та, ул китаплардан мәхрүм калдык. Мондый фәнни китапларның беренче чиратта вуз укытучыларына кирәклеге көн кебек ачык. Китапларны таратуда мондый башбаштаклыкка чик куярга кирәк. Бу фикер шулай ук 1 мең 500 данә белән генә басылып чыккан “Тукай энциклопедиясе”нә һәм ике томлык “Татар поэзиясе антологиясе”нә  дә карый; аларны да  яңадан 40-50 мең тираж белән бастырып чыгарырга һәм шәһәр, авыл, вуз китапханәләренең һәрберсендә булдырырга, интернетка куярга. Гомумән, бөтен татар халкы өчен кирәкле булган китапларны 1500, ике яки өч-дүрт мең данә генә бастырырга түгел, ә һәр татар зыялысына кирәк кадәр санда (50 меңнән дә ким түгел!) бастырырга һәм аларны китап кибетләренә ирекле сатуга чыгарырга кирәк. Шушы максат белән Татарстан китап нәшриятын җитәрлек дәрәҗәдә финансларга кирәк. “Китап – белем чишмәсе”, “Китаптан башка белем юк” мәкальләрен дә онытмаска кирәк безгә.
  2. Казанда Татар Дәүләт музыкаль драма театрын булдырырга. Шәһәр үзәгендә иң соңгы таләпләргә җавап бирә торган бина салырга. Безнең әдәбиятта бу театрны репертуар белән тәэмин итеп торырлык әсәрләр күп.
  3. Чаллы шәһәрендә Чаллыдагы барлык вузлар өчен уртак булган, 6 -7 миллион китапка исәпләнгән бер зур Үзәк Фәнни китапханә булдырырга. Аның бинасын иң соңгы таләпләргә җавап бирерлек итеп төзергә.
  4. Реклама хезмәткәрләренә. Бүгенге көндә шәһәрләребездә һәр учреждение, һәр кибетнең исеме я рус, я инглиз телендә генә язып куелган. Урамдагы һәр алтактаны өч телдә – башта татар, аннан рус һәм инглиз телләрендә язуны таләп итәргә һәм гамәлгә ашырырга. Ә шәһәрләрдәге урам исемнәрен татарча да язып куярга кирәклеге турында күпме язылды, әмма бу эш белән шөгыльләнүче оешма һаман күренми әле, күпме язылса да, бу эш башкарылмый. Бу мәсьәләне дә Стратегиягә бер пункт итеп кертергә.
  5. Казан метросында станция исемнәрен, Казанда һәм Татарстанның барлык шәһәрләрендә автобус, троллейбус һәм трамвайларда тукталыш исемнәрен, белдерүләрне башта татар телендә (ир-ат тавышы белән), аннан соң рус һәм инглиз телләрендә әйтүне гамәлгә кертергә. Башкортстанда (Уфада) трамвайларда тукталыш исемнәрен һәм белдерүләрне башта башкорт телендә, аннан соң русча әйтәләр. Уфага баргач, үзем ишетеп кайттым. Безгә алардан үрнәк алырга кирәк.

Мин, әлбәттә, минем бу тәкъдимнәрем  исәпкә алыныр һәм 15 июньдә Изге Болгар җыенында татар җәмәгатьчелегенә  тәкъдим ителәчәк Татар халкының үсеш статегиясенең  проектына кертелер, дигән ышанычта калам.

Филология фәннәре докторы, профессор
Әнвәр Шәрипов

Один комментарий

  1. Фәүзия Бәйрәмова

    Әнвәр Шәриповның стратегиягә тәкъдимнәрендә яңа фикер бар, әмма шул ук вакытта каршылыклы тәкъдимнәр дә очрый. Әйтик, яшь буынны Бөек Ватан сугышы каһарманнары мисалында тәрбияләү турындагы фикере белән килешеп булмый. Татар халкының үз милли каһарманнары булган бит, алар – милләтнең азатлыгы, дине өчен шәһит киткән Кол Шәриф хәзрәт, Күчем хан, Батырша, Мәсәгут Гомәров, Канкай улы Бәхтияр, милли азатлык көрәшчеләре Гаяз исхакый, Садри Максуди, Һади Атласи, дин галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, Габдрәшит Ибраһимов һәм башкалар… Менә кемнәрне белергә тиеш татар баласы, менә кемнәр аларга үрнәк булырга тиеш! Россиянең сугыш каһарманнарын үрнәк итеп, без балаларыбызны империя өчен туп ите итеп әзерләргә тиеш булабыз. Россия стратегиясе менә шуңа корылган да инде, ә безгә үзебезнеке кирәк.

Фикер калдырырга Фәүзия Бәйрәмова Отмена

Обязательные поля отмечены *

*