tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әпипә» татар халык биюе телевизион бәйгесенең финалы уза
«Әпипә» татар халык биюе телевизион бәйгесенең финалы уза

«Әпипә» татар халык биюе телевизион бәйгесенең финалы уза

Бүген, 18 декабрь, «Әпипә» татар халык биюе телевизион бәйгесенең финалы узачак. Бәйгенең төп максаты — халыкның мәдәни мирасын баету, татар халык биюен саклау, үзешчән бию коллективларының башкару осталыгын камилләштерү.

Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

-Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан узган елны «Әпипә» Бөтенроссия үзешчән коллективларның татар халык биюе телевизион бәйгесен оештырган идек. Шул вакытта катнашучылардан остаханәләр һәм мастер-класслар кирәк дигән теләк яңгырады. Шуңа күрә быел без аерым бер форматта остаханәләр һәм мастер-класслар оештырырга булдык, – диде Данис Шакиров.

«Әпипә» Бөтенроссия үзешчән коллективларның татар халык биюе телевизион бәйгесе татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалы белән берлектә 2023 елда өченче тапкыр уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*