Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Әшеван авылына – 800: бәйрәм чаралары ничек үтте?
Әшеван авылына – 800: бәйрәм чаралары ничек үтте?

Әшеван авылына – 800: бәйрәм чаралары ничек үтте?

Бүген Омск өлкәсендәге Әшеван авылының 800 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Юбилей уңаеннан авылда Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында бәйрәм концерты булды.

Концертның тантаналы өлешендә Омск өлкәсе губернаторының вәкаләтле вәкиле Олег Винников, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары — Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров, «Омсктрансстрой» директоры Игорь Колесник сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.

Олег Винников губернатор Виталий Хоценко исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны сәламләде һәм 2024 ел вакыйгаларын искә алды. Усть-Ишим районын көчле су басканнан соң, өлкәгә ярдәмгә беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы килде, дип билгеләп үтте Олег Винников. Ул Бөтендөнья татар конгрессына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Данис Шакиров өлкә җитәкчелегенә, губернаторга һәм төбәкнең татар оешмаларына рәхмәтен белдерде. Ул Әшеван авылы халкын 800 еллык юбилейлары белән котлады һәм алга таба да шулай ук бердәм гаилә булып яшәргә чакырды.

Игорь Колесник халыкны Усть-Ишим районында асфальт юллар төзекләндерелү турындагы шатлыклы хәбәр белән сөендерде.

Аннары бәйрәмне Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары дәвам итте. Ансамбль милли традицияләр сакчысы булып тора. Ул татар халкының музыкаль, бию культурасын, гамәли сәнгатен югары профессиональ дәрәҗәдә тәкъдим итә. Аларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды.

Чара татар халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*